Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә ял өчен түләргә тәкъдим иттеләр

Россиядә туристларга үзебезнең ил курортларында ял иткән өчен акча түләргә тәкъдим иттеләр.

Басма мәгълүматлары буенча, тиешле инициатива белән Ростуризм чыгыш ясады. Ведомствода "россиялеләрне үз илеңнең киңлекләрен өйрәнергә стимуллаштыру өчен" гражданнарга ял өчен өлешчә компенсацияләргә тәкъдим иттеләр.

Билгеләп үтелгәнчә, әгәр хөкүмәт идеяне хупласа, сәяхәтчеләр дәүләт территориясендә ял итәргә юллама өчен 5 меңнән 15 мең сумга кадәр кире кайтара алачак. Күрсәтелгән компенсацияне алу өчен, россиялеләр туристлык хезмәтенә кимендә 25 мең сум сарыф итәргә, шул исәптән броньлау срогын да, кимендә биш төн булырга тиешле, исәпкә алырга кирәк.

Моннан тыш, туристларга "Мир" картасын ачарга кирәк, акчалар шунда кайтарылырга мөмкин, дип ачыклык кертә басма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев