Россиядә тәүлек эчендә 10 меңгә якын COVID-19 яңа очрак ачыкланган
Россиядә тәүлек эчендә беренче тапкыр 2020 елның 3 октябреннән башлап 10 меңгә якын коронавирус очрагы ачыкланган - 9 445. Шуларның 1 034е (10,9%) - авыруның клиник билгеләре булмаган контактлы затларда актив, дип хәбәр итә оперштаб.
Татарстанда 9 мартка 51 яңа очрак теркәлгән. 1 – читтән кергән, 50 - контактлы. Шуларның 19ы хастаханәгә салынган, 32се өйдә дәвалана.
Казанда элеккечә рекордлы сан – 18, Яр Чаллыда – 12, Яшел Үзән районында 6 кеше теркәлгән.
Татарстанда барлыгы COVID-19 белән 18335 зарарланган, савыккан-15029, шул исәптән 1се – узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев