Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә стратегик әһәмияткә ия булган дарулар исемлеген киңәйткәннәр

Россия Хөкүмәте тарафыннан илдә җитештерелергә тиешле һәм стратегик мөһим категориягә керә торган дарулар исемлеге расланган.

Элегрәк әлеге исемлеккә 57 препарат кергән булган. Хәзер исә ул шактый киңәйгән һәм 215 дару төрен үз эченә алган. Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыккан инде. Михаил Мишустин Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәдә белдергәнчә, әлеге исемлек әле 2010 елда ук расланган, әмма рәсми статусны хәзер генә алган. Әлеге исемлеккә, башка төрләрдән тыш, профилактик вакциналар кертелгән, алар махсус күрсәткечләр буенча билгеләнә һәм прививкаларның расланган календарена керә.

Моннан тыш, бирегә орфан авырулары өчен дарулар кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев