Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә коронавирус аркасында чикләүләрне кире кайтару рөхсәт ителә

Россиядә, әгәр ил халкы социаль дистанцияне үтәмәсә һәм битлекләрне җәмәгать урыннарында кимәсә, коронавирус аркасында чикләү чараларын яңадан кертергә туры килер, мөгаен.

Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) вәкиле Мелита Вуйнович белдерде. Ул ачыклык керткәнчә, Россиядә куркынычсызлык чараларын катгый үтәп кенә пандемиянең икенче дулкынын булдырмый калырга мөмкин.

"Вирусның тагын да артуын көтәргә кирәкми", - диде Вуйнович һәм бөтен дөньяда вакцина барлыкка килгәнче "чикләү чараларын кабат кертү куркынычы" саклануын өстәде. Хәзер көн саен СОVID-19 йогынтысының рекордлы дәрәҗәсе теркәлә.

АКШ, Бразилия һәм Һиндстандагы вәзгыять иң начары. Элегрәк ВОЗда Россия пандемия белән "бик яхшы" эшли дип белдергәннәр иде.

Соңгы мәгълүматларга караганда, дөньяда коронавирус 12 миллионнан артык кешедә ачыкланган. АКШка барлык йоктыру очракларының дүрттән бере туры килә. SARS-CoV-2 аркасында катлауланулардан 554 мең 291 кеше вафат булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев