Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә, 2021 елдан башлап, мөһим гаилә бәйрәме - Әтиләр көне билгеләп үтелә

Аны, рәсми итеп әйтсәк, гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә ата булуның әһәмиятен арттыру максатларында РФ Президенты указы белән раслаганнар.

Әтиләр көнен хәзер, һәр елны октябрьнең өченче якшәмбесендә бәйрәм итәчәкбез.

Әти ул – әни кебек үк, бала өчен иң газиз, иң якын кеше. Ә инде чын мәгънәсендә гаилә башлыгы, чын әти, олы терәк була белгән әтиләр һәр җирдә ихтирамга лаек.

Әлеге видеоны «сөбеһанАллаһ, күз тимәсен» дип карагыз! Безнең Алия Гаязованың @aliya_raf17 пар канаты Марат - гаиләсе, энҗе бөртегедәй ике кызы өчен хәленнән килгәннән дә артыграгын эшләргә әзер! Ул бөтен яклап килгән, зууур хәрефтән язылырлык ӘТИ! Шуңа да, Мәликә белән Мәрьям аның өчен «әти» дип, өзелеп торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев