Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

РОССИЯ СПОРТЧЫЛАРЫ ЯШЕЛ ҮЗӘН АРЕНАСЫНДА

Россиянең 8 регионыннан 11 шәһәр якташыбыз Советлар Союзы Герое Иван Михайлович Засорин истәлегенә грек-рим көрәше буенча турнирда катнашты.

Ярышларны ачуда "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы" Ассоциациясе рәисе, Татарстан Республикасы спорт көрәше федерациясе президенты Әгъзам Гобәйдуллин катнашты:

- Яшел Үзәндә беренче тапкыр СССР Герое Иван Засорин исемендәге грек-рим көрәше буенча Турнир әлегә Бөтенроссия статусын йөртә, тик мин безнең турнирның халыкара дәрәҗәгә әйләнүенә чын күңелдән ышанам, - диде үзенең сәламләү сүзендә Әгъзам Саматович.

Иван Михайлович Засорин Дунайда форсировка барышында аеруча үзен күрсәтә. 1944 елның 5 декабренә каршы төндә ул ике радист белән Дунайның уң ярына чыга һәм үз батареясы утын төзәп, плацдарм урнаштыруга һәм Эрчи (Венгрия) шәһәрен азат итүгә булыша.

Сугышны батырларча үтеп, ул илебездә әйдәп баручы судно төзү предприятиеләренең берсе булган А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводында эшләвен дәвам итә.

Сәламләү сүзе белән, шулай ук, ЗМР Башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев чыгыш ясады:

- Бүген безнең турнирда Россиянең 8 төбәгеннән 150гә якын иң яхшы спортчы катнаша. Бүген чын спорт, көч һәм җитезлек бәйрәменең шаһиты булырбыз дип ышанам - якташыбыз, Советлар Союзы Герое Иван Засорин нәкъ менә шундый сыйфатларга ия булган. Ярышларда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә, бүген барыгыз да җиңүчеләр булмас, әмма сезнең һәркайсыгыз белән горурланабыз. Сез молодцы, чөнки спорт белән шөгыльләнәсез, сезнең характерыгыз, җиңүгә омтылышыгызз бар, ә бу сыйфатлар сезгә, һичшиксез, олы тормышта кирәк булачак.

Җитәкчеләрнең сүзләренә кушылабыз һәм һәр катнашучыга уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев