Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россия Президенты Владимир Путин мәгариф мәсьәләләре буенча киңәшмә вакытында хәбәр иткәнчә, Бердәм дәүләт имтиханы бөтен ил буйлап 29 июньнән башланачак

Утырышны трансляцияләүне RT алып барды.

БДИны быел югары уку йортларына керергә теләүчеләр генә гына тапшырачак. Калган чыгарылыш укучыларына имтиханнарсыз аттестатлар бирәчәкләр, диде Путин. "Мондый карар искәрмә булып тора. Ул вакытлы характер йөртә. БДИ нәтиҗәләре буенча документларны берьюлы, шәхсән барып йөрми генә, берничә югары уку йортына бирергә мөмкин", - дип билгеләде президент.

БДИга чыгарылыш сыйныф укучыларын бер ярым метрга дистанцияне исәпкә алып утыртачаклар, кабинетларны рәсмиләштерәчәкләр, ә укучыларга шәхси яклау чаралары бирәчәкләр, дип хәбәр итте мәгариф министры Сергей Кравцов.

Путин сүзләренчә, вузларга кабул итү августта үткәреләчәк. Өстәвенә, "саллы сәбәпләр аркасында" июньдә БДИ тапшыра алмаган чыгарылыш сыйныф укучылары моны августта башкарып, вузларда калган урыннарга дәгъва итә алачак.

Президент, шулай ук, 2020 елда төбәк вузларында, "икътисадны, социаль өлкәне үстерүнең өстенлекле юнәлешләре буенча" өстәмә бюджет урыннары булдырырга кушты . Президент сүзләренчә, югары уку йортларында бушлай урыннарга мәктәпне тәмамлаучыларның 60% ы дәгъва итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев