Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россия миллиардеры 20 мең доллар акчаны җилгә очырган

Россия миллиардеры Игорь Рыбаков җомга көнне Санкт-Петербургта Synergy Global форумында акчалардан яңгыр яудырган.

Форумда катнашучылар өстенә "күктән", бизнесмен кул куйган 20 мең доллар акча сибелгән. Залда утыручыларның күбесе чаба-чаба аларны тотып, кесәләренә тутыра, ә кайберләре купюраларның чынлыгына ышанмыйча, урыннарында кала бирде. 
Миллиардер белдергәнчә, балачакта аңа бүләккә бер доллар бүләк иткән булганнар, әтисе аңа акчаны арттырырга һәм башкалар белән уртаклашырга киңәш иткән, хәзер ул бу теләкне чынга ашырган. 
Форумдагы бер сәгатьлек чыгышы өчен Рыбаковка 200 мең доллар акча түләнгән, ә түшәмнән ташланган 20 меңне тамашачылар өчен "кэшбек" (акчаны кире кайтару ысулы) дип атады.

Фото hornews.com.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев