Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россия мәдәният министры Яшел Үзән районында булды

Татарстан Республикасына рәсми визиты кысаларында Россия мәдәният министры Ольга Любимова Яшел Үзән районында булды. Аны район җитәкчесе Михаил Афанасьев һәм ТР мәдәният министры Ирада Әюпова озата йөрде.

Ольга Любимова Зөя утрау-шәһәрчегендә булды, анда ул мәдәният һәм архитектура һәйкәлләре белән танышты. Министрга экскурсияне «Зөя утрау-шәһәрчеге» Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Артём Силкин уздырды.

Аерым алганда, Ольга Любимова Успенский соборында, Троицкий чиркәвендә, “Во имя иконы Божией Матери Всех скорбящих Радость” соборында, агач археологиясе музеенда булды.

Россия мәдәният министры күргәннәреннән таң калды һәм кабат Татарстанга килеп,
Раифаны күрергә телвен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев