Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россия хөкүмәте балаларга өстәмә түләүләрне раслады

Россия хөкүмәте балалары булган гаиләләр өчен өстәмә түләүләр һәм бу матди ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен раслады.

Алар турында кичә үз мөрәҗәгатендә президент Владимир Путин игълан итте. Түләүләр турындагы карарны премьер-министр вазифаларын башкаручы Андрей Белоусов имзалады, дип хәбәр ителә хөкүмәт сайтында.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, өч яшьтән 16 яшькә кадәрге россиялеләр 1 июньнән 10 000 сум алачак. Ул бер тапкыр гына бирелә. 5000 сумлык айлык түләүләрне, өч яшькә кадәр балалары булган гаиләләр апрель, май, июнь өчен алачак.

Матди ярдәм алуга гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша яисә яшәү урыны буенча ПФ территориаль бүлегенә шәхсән мөрәҗәгать итеп бирергә мөмкин. Гариза биш көн эчендә карала, карар чыкканнан соң өч көн эчендә акча түләнергә тиеш. Гаризаны 1 октябрьгә кадәр бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев