Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 2020 елның 3 августыннан 31 августына кадәр ЯҮМР территориясендә оператив рәвештә «Мобильник» профилактик чарасы үткәрелә

Әлеге чараның төп бурычлары - РФ юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау һәм кисәтү.

Беренче чиратта, транспорт чарасы хәрәкәт иткәндә, сөйләшүләрне куллардан файдаланмыйча алып барырга мөмкинлек бирә торган техник җайланма белән җиһазландырылмаган телефон куллану, чөнки руль артында мобиль гаджеттан теләсә нинди файдалану (сөйләшү, смс-хәбәрләр язу, программалар һәм уеннарны куллану) йөртүченең игътибарын читкә җибәрә һәм юл ситуациясенә тулысынча игътибар итәргә мөмкинлек бирми, бу еш кына юл-транспорт һәлакәтләре барлыкка китерә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ бүлеге, транспорт чарасында хәрәкәт иткәндә машина йөртүчегә, РФ Юл йөрү кагыйдәләренең 2.7 п. буенча, сөйләшүләрне куллардан файдаланмыйча алып барырга мөмкинлек бирә торган техник җайланма белән җиһазландырылмаган телефоннан файдалану тыелуын искә төшерә.

Әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә, РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 12.36.1 маддәсе нигезендә - 1500 сум административ штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев