Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә укытучыларны хурлаган өчен штраф кертергә мөмкиннәр

Укытучыларны мыскыллаган өчен штрафлар кертүне күздә тоткан закон проектын РФ Дәүләт Думасында тәкъдир итәчәкләр.

Парламентның түбән палатасы депутатлары Сергей Миронов, Яна Лантратова һәм Александр Терентьев шундый инициатива белән чыгыш ясады.

Документ нигезендә, укытучыны ачыктан-ачык хурлау гражданнар өчен 30 мең сумга кадәр штраф рәвешендә җәза, вазыйфаи затлар өчен – 200 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 700 мең сумга кадәр җәзаны күз алдында тота.

Билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта закон проекты инде РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан хупланган, шулай ук аны Россия Хөкүмәтенә һәм Югары судына юллаганнар.

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев