Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россия ВИЧка каршы 35 ел көрәшә

Җир шарында глобаль проблемаларның берсе –СПИД колач җәюен дәвам итә

БМО мәгълүматлары буенча 15 яшьтән 49 яшькә кадәрге 35,7 миллион кеше ВИЧ-инфекцияле, шуларның 26 миллионы – эшләүче кешеләр.


Россиядә ВИЧка каршы көрәш 35 ел бара (Советлар Союзында беренче «ВИЧ» диагнозы 1987 елда Танзаниядә командировкада зарарланган Мәскәү тәрҗемәчесенә куела). Беренче этапта вирустан саклауның нигезе булып чикләү чаралары хезмәт иткән булса, бүген Россия Сәламәтлек сак лау министрлыгының стратегиясе – җәмгыятькә киң мәгълүмат бирү, ВИЧка тест үткәрүнең үтемле булуы, ВИЧ-инфекцияле кешеләр өчен толерант мохит булдыру һәм аларны бушлай дарулар белән тәэмин итү.


Республиканың Әтнә һәм Чирмешән районнарыннан тыш ВИЧ-инфекция очраклары бөтен районнарында да теркәлгән. Республика күрсәткечләренең 13 районда 1,5 һәм аннан күбрәккә артуы (Аксубай, Баулы, Бөгелмә, Югары Ослан районнарында) күзәтелә.


Һәр елның 1 декабрендә Бөтен-дөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Быел аның темасы «Время для равенства!» дип аталды. 2022 елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасында
28 261 ВИЧ-инфекция очрагы теркәлгән, шуларның 8 430ы үлгән, шул исәптән ВИЧ-инфекция аркасында – 2 714 кеше. ВИЧ-инфекция белән 14922 кеше диспансер исәптә тора.

Республикада ВИЧ-инфекциянең таралуы 100 мең кешегә 384,0 туры килә, бу Россия буенча күрсәткечтән 2 тапкыр ким (100 мең кешегә – 782,0).
2022 елда инфекцияне җенси юл белән йоктыру өстенлек итә: сак ланмаган җенси контактта 627 ке ше за рарланган (83,7%), 116 ке ше (15,5%) наркотикларны кан тамырына керткәндә йоктырган, 6 очрак – вертикаль юл белән (анадан-балага).
 

ВИЧ-инфекция таралу сәбәпләренең берсе – үзеңнең авыру йоктыру куркынычын бәяләп бетермәү, әлеге инфекция белән кызыксыну булмау.

Мөһим: ВИЧ-инфекциягә лаборатория тесты гына вирусны вакытында ачыкларга һәм авыруны дәвалый башларга мөмкинлек бирә.

ВИЧ-инфекциягә тест узу тәртибе, түләүсез һәм (яки) аноним тикшерү үткәрелә торган медицина оешмаларының адреслары турында халыкны планлы диспансерлаштыру кысаларында белергә була.
«ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» ДАССУның InfoSPID.ru сайтында һәм
8 (843) 272-70-90 ышаныч телефоны аша ВИЧка медицина тикшерүе узу буенча сорауларны бирергә була.

Үз тарихын Яшел Үзәндә яшәүчеИрина (исеме үзгәртелгән) сөйләде:
Миңа эшкә анализлар тапшырырга кирәк иде һәм СПИД үзәгенә киттем. Нәтиҗәне алырга баргач, миңа кабат анализ бирергә кирәк, диделәр. Аптырап калдым, миндә аның ише авыруларның булуы мөмкин түгел, сәламәт яшәү рәвеше алып барам! Хата булса булсын, тик кабат бармадым. Һәм моны бөтенләйгә оныттым.Әмма берничә елдан соң ковид белән авырдым. Хәлсезлектән интектем, ашамадым-эчмәдем. Эшкә дә көчкә генә бара идем. Шунда кинәт кенә теге вакытта анализымның ВИЧ-инфекция күрсәтүе исемә төште. Бөтен көчемне җыеп СПИД-үзәккә киттем. Табылды ул авыру ди еллар дәвамында ул мине бик нык кимергән, астыртын эш иткән. Иртәрәк барган булсам, бәлки миңа хәзер җиңелрәк булыр иде. Әлбәттә, хәзер нык дәваланырга туры килә. Гомер буе дарулар эчәргә кирәклеген дә аңлыйм. Әмма аны кайда йоктыруымны гына белмим. Хәзер шуны әйтә алам: минем кебек чирне инкарь итеп, дәваланмаган кешеләр бик зур хата ясый. Иң мөһиме – тикшеренеп торырга кирәк. Табиблар, елга бер тапкыр дип ,бик дөрес әйтә. ВИЧ-инфекцияне иртә ачыклау кирәклеген мин эш узгач кына аңладым. Минем тарих башкаларга сабак булсын.


Роспотребнадзор идарәсе һәрберебезгә ВИЧ-статусыбыз турында уйланырга һәм үзебезнең генә түгел, ә тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә сакчыл карарга, ВИЧ-инфекциягә ел саен ирекле тикшерү узарга чакыра.
Әлфия Зыякаева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев