Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы, пациентны табибка кабул итүгә язганда тыелган сүзләр һәм сүзтезмәләр исемлеген төзеде

Ведомство тәкъдимнәрен бөтен илнең хастаханәләренә һәм сырхауханәләренә җибәргән инде.

"Ир-ат" («мужчина»), "хатын-кыз" («женщина»), "яшь кеше" («молодой человек») һәм "кыз" («девушка») кебек мөрәҗәгатьләр тыела. Пациентларга исем яки "сез" дип мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Ваемсызлыкны күрсәтүче яки пациентка авыруы өчен гаепләү фразаларын кулланырга ярамый. Мәсәлән, "ә безнең моңа ни катнашыбыз бар?", "сез нәрсәдер бутыйсыз", "сез мине ишетмисез” кебекләрне.

Һәр кечерәйтүле-ягымлы һәм "булдыра алмыйм" дигән сүзләр хата дип танылды .

Белгечләр табиб һәм пациентның аралашуы җылырак һәм конструктив булыр дип саныйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев