Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Роспотребнадзорның ялган хезмәткәрләре Яшел Үзәнгә һөҗүм итә

Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлегенә соңгы вакытта эшмәкәрләр мөрәҗәгать итә башлаган.

Сәбәбе бик гади: Носова Ирина Александровна дип шалтыратучы ханым үзен Роспотребнадзор хезмәткәре дип таныштыра икән. Ул катгый рәвештә тикшерү белән объектка чыгачагын һәм оешма җитәкчесенә штраф салыначагы турында җиткерә. Әмма бу штрафтан котылу җае да бар икән. Моның өчен бары тик «Роспот­ребнадзор хезмәткәреннән» мәгълүмати стенд, әдәбият һәм ике мең сумнан да ким булмаган бәягә башка документлар сатып алырга кирәк.
«Роспотребнадзор хезмәткәреннән» мондый шалтыратулар ел башыннан шәһәрдә, Васильево бистәсе, Осиново авылында урнашкан кибет, матурлык салоны эшмәкәрләренә килеп ирешкән. Яшел Үзән территориаль бүлегенең әлеге чараларга бернинди катнашы да юк. Шуңа да шәхси эшмәкәрләрне уяу булырга өндиләр.
– Исегезгә төшерәбез, гамәлдәге законга ярашлы рәвештә күзәтчелек чараларын үткәргәндә Роспотребнадзор белгечләре эш таныклыгын күрсәтеп, тикшерү уздыру турындагы, Идарә җитәкчесенең урынбасары имзалаган, мөһер сугылган, боерык белән таныштырырга тиеш, – дип аңлата Роспотребнадзор идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге җитәкчесе Екатерина Агеева.

Мондый очракка юлыксагыз, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шул вакытта гына гаеплеләрне ачыклап, җаваплылыкка тартырга мөмкин. Төгәл мәгълүмат алу өчен ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең «ышаныч» –
8-987-296-47-10, шулай ук Яшел Үзәндәге бүлеккә 5-62-07 телефонына шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев