Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Роспотребнадзорда коронавирусның яңа чагылышы турында хәбәр иттеләр

Коронавирус белән зарарлану симптомнарының берсе кайвакыт колаклар томалану булырга мөмкин.

Бу хакта Роспотребнадзор эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институтының клиника-аналитика эше буенча директор урынбасары Наталья Пшеничная белдерде.

Шулай итеп, Төркиядә тикшеренү уздырганнар, аның нигезендә әлеге симптом 172 пациентның 31ендә ачыкланган. Шул ук вакытта, колак томалану турында авыруның җиңел формасы булган пациентларның якынча 12% ы хәбәр иткән.

Эксперт сүзләренчә, симптом ОРВИ йоктырганда да очрарга мөмкин. Пшеничная ассызыклаганча, колак берничә көн дәвамында томаланса, шулай ук, колакта авыру барлыкка килгәндә табиб-отоларингологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев