Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Роспотребнадзор янә битлек киеп йөрергә киңәш итә

Роспотребнадзор, коронавирус йоктыру очраклары үсү сәбәпле, сәламәтлеге какшаурак кешеләргә битлек киеп йөрергә киңәш иткән.

“Роспотребнадзор, чир йоктыру куркынычын киметү өчен, кеше күп йөри торган урыннарда һәм җәмәгать транспортында битлектән файдаланырга, шулай ук кулларны дезинфекцияләргә киңәш итә”, – дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте, Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова үткәргән селектор киңәшмәсе йомгаклары буенча.

Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, 15 төбәктә чир йоктыручылар саны ил буенча уртача күрсәткечтән артып киткән. Узган атна йомгаклары буена Россиядә коронавирус йоктыруның 73 717 очрагы теркәлгән. 100 мең кешегә 50,23 сырхау туры килә, дигән сүз бу. Шул ук вакытта соңгы ике атнада “омикрон”ның ВА.4 һәм ВА.5 вариантлары күбрәк теркәлгән (инфекция йоктыручыларның 82%тан артыграгы). “Кентавр” штаммы бик сирәк кенә ачыклана.

Ведомствоның төбәкләр идарәләре җитәкчеләренә, короновирусның яңа штаммнары пәйда булудан чыгып, тиеше чаралар күрү һәм халыкка җәйге чорда чирне профилактикалау ысуллары турында аңлату бурычы йөкләнгән.

Роспотребнадзорда билгеләп үтелгәнчә, “Омикрон”ның яңа штаммнары еш кына ОРВИ рәвешендә генә узса да, коронавирус инфекциясе, элеккечә үк, сәламәтлеге какшау кешеләргә куркыныч белән яный. Шуңа күрә инфекциядән саклану чараларына бик игътибарлы булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев