Роспотребнадзор ведомствосындагы Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Яшел Үзән филиалы «кайнар линия» уздыра
15 март – Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне. Ул быел «Тотрыклы яшәү рәвешенә гадел күчү» девизы астында уза.
Шул уңайдан һәм Яшел Үзән районы халкының грамоталылыгын арттыру максатыннан чыгып, Роспотребнадзор ведомствосындагы Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Яшел Үзән филиалы 10 марттан 21 мартка кадәр кулланучылар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча «кайнар линия» уздыра.
Гражданнардан мөрәҗәгатьләр эш көннәрендә 8.00дән 12.00гә һәм 13.00дән 16.40 сәгатькә кадәр түбәндәге телефоннар аша кабул ителә:
«Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ Яшел Үзән филиалы консультация пункты (84371) 5 72 63,
Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге 8 800 555 49 43 (тәүлек буе).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев