Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Роспотребнадзор: ТР участокларында Covid-19дан саклану чараларын бозулар юк

Пунктларда коронавирус инфекциясеннән саклану чараларын үтәлә.

ТР буенча Роспотребнадзор, Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү этабында, куркынычсызлык таләпләрен бозуларны ачыкламады. Бу хакта "Татмедиа" мәгълүмат үзәгендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы - Татарстанның баш сантабибы Марина Патяшина хәбәр итте.

"Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы мөмкин булган хокук бозулар сайлау участокларында ачыкланмаган", - дип ассызыклады Патяшина.

Тавыш бирү вакыты башланганчы, 25 июньдә Роспотребнадзор хезмәткәрләренең кайбер участокларга кисәтүләре булды, әмма алар төзәтелде.

Автобусларда һәм саф һавада тавыш бирү өчен мобиль участокларда иминлек мәсьәләсенә бик җаваплы карадылар. Дезинфекция анда һәр тавыш бирүчедән соң үткәрелде. Аларның эшенә Роспотребнадзор комиссиясенең, шулай ук, искәрмәләре юк.

Тавыш бирүнең төп көнендә участокларда куркынычсызлык режимы үзгәрешсез калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев