Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Роспотребнадзор Татарстанда Элвин Грей концертларын юкка чыгару белән бәйле элемтәне кире какты

Исегезгә төшерәбез, Instagram да үз битендә популяр башкаручы республикада концертларның ел буе булмаячагын хәбәр итте.

Татарстанда популяр җырчы Элвина Грейның елга планлаштырылган барлык концертларны гамәлдән чыгару карары Роспотребнадзор тарафыннан билгеләнгән санитар-эпидемиология чикләүләре белән бәйле түгел. Бу хакта ведомствоның территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина белдерде.

«Безнең таләпләр белән концертларны гамәлдән чыгару төгәл бәйле түгел», - ди җитәкче "Татар-информ"мәгълүмат агентлыгына.

Искәртеп узабыз, Instagram да үз битендә Элвин Грей үз Фанатларына Татарстанда бер елга планлаштырылган барлык концертлар да аңа бәйсез сәбәпләр аркасында юкка чыгарыла, дип хәбәр итте.

«2021 елга Татарстан Республикасында планлаштырылган концертлар гамәлдән чыгарылды. Моның сәбәбе - сезнең белән без түгел. Без, һичшиксез, дуслар белән очрашырбыз, әмма соңрак», – дип язган Грей.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев