Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Роспотребнадзор Татарстан кибетләрендә сатылучы 36 килограмм снюсны ачыклаган

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең туклану гигиенасы күзәтчелеге бүлеге башлыгы Нәзилә Хуҗиәхмәтова белдергәнчә, «2020 елның 5 гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның балигъ булмаганнарга составында никотин булган продукция сатуны тыю турындагы Указы үз көченә керде.

Шул көннән башлап канун буенча эшләүче эшмәкәрләр бу законны үтәргә тиеш булачак. Һәм мондый продукцияне балигъ булмаганнарга сатмау зарур». 
Ә Роспотребнадзор хезмәткәрләре исә 25 декабрьдә башланган рейдларын дәвам итә. Шул вакыт эчендә илледән артык нокта тикшерелгән. Һәм 36 килограмм тирәсе тыелган товар ачыкланган. Әлеге чараның төп максаты - укучыларны никотинлы суыргычлардан һәм сагызлардан арындыру. Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең туклану гигиенасы күзәтчелеге тикшерү барышында алынган һәр продукцияне лаборатор тикшерүләргә җибәрә. Беренчел нәтиҗәләр дә бар инде. Берничә продуктта авыр метал - кадмий һәм кургаш тозларының артуы күзәтелгән. 
Роспотребнадзор тикшерүләре гыйнвар ахырына кадәр дәвам итәчәк. Әмма кирәк булган очракта ул озайтылачак. Мондый төр никотинлы продукциянең сатылуы турында белсәгез, Роспотребнадзорның кайнар линия телефонына шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X