Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

РОСПОТРЕБНАДЗОР: Россиягә грипп килде дә инде

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова белдергәнчә, грипп вирусы Россиягә килгән инде.

Вируслар мониторингын ведомство белгечләре илнең 17 төбәгендә башлаган. Бу хакта «Интерфакс»хәбәр итә.
Мең ярымнан артык проба һәм төрле вируслар тикшерелгән. Алынган нәтиҗәләр буенча, бүген грипп булмаган этиология вирусларының циркуляциясе күзәтелә.

“Пробаларның гомуми саныннан чыгып, без вирус циркуляциясен очраклы сайлап алу ысулы белән тикшерелгән россиялеләрнең 6 процентында диярлек күрдек", – дип билгеләп үтә Анна Попова.

Бер генә грипп вирусы ачыкланган: иң күбесе - риновирус, һәр унынчы тикшерелүчедә - парагрипп вирусы. Гриппны күпләп йоктырмас өчен, прививкалар ясау кампаниясе уку елы белән бергә башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев