Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Роскачество бал маркаларында антибиотик эзләрен тапкан

Росския сыйфат системасы Россиянең кайбер бал маркаларында антибиотик эзләрен тапкан. Бу хакта оешма сайтында хәбәр ителә.

Тикшеренүләргә 46 сәүдә маркасы дучар булган, шуларның 45е - Россия, берсе – Австриядә җитештерелгән.

Лаборатор тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча, Таможня берлегенең техник регламентының гигиена таләпләренә кертелгән һәм кертелмәгән балның 19 маркасында антибиотик эзләре табылган.

Билгеләп үтелгәнчә, антибиотиклар продукциягә умартачының ветпрепарат куллану инструкциясен үтәмәүдән, йә антибиотикларны гадәти даруханәдән алу аркасында эләккән булырга мөмкин. Моннан тыш, бер сәүдә маркасында кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый торган пестицид эзләрен тапканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев