Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Росгвардияче – универсаль солдат ул

Росгвардиячеләр кемнәр алар?

Полицейскийдан аермалары нидә? Кем кемнән саклый да, кайсысына нинди бурыч йөкләнгән?

Сүземне шундый сораулардан башлап җибәрүем юкка түгел. Гади кешегә барыбер түгелме? Ике ведомство да иминлек өчен җавап бирә, әмма аермалыклары күп, бурычлары да төрле. Росгвардиянең вәкаләтләре киңрәк, функцияләре бихисап.


Росгвардия федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә иң күп санлы структура – ведомстводан тыш сак хезмәте
29 октябрьдә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Әлеге хезмәтнең тарихы 1952 елда башланган. Ә 2016 елның апреленнән ул Россия милли гвардиясе гаскәрләре (Росгвардия) составына кертелгән.

Статус үзгәрсә дә, төп бурычы үзгәрешсез кала – гражданнарның объектларын һәм мөлкәтен, җәмәгать тәртибен, иминлеген һәм дәүләт бөтенлеген саклау, шулай ук террорчылыкка каршы чараларда катнашу.


Һөнәри бәйрәм уңаеннан Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе милли гвардиясенең Яшел Үзән районы ведомстводан тыш сак бүлегенең тәҗрибәле хезмәткәре Ренат Җәббаров (фотода) белән очраштык.


Героебыз хәрбиләрчә җитди, җор телле һәм шул ук вакытта сүзгә саран булып чыкты. Аңлашыла да, бу һөнәр ияләре сүз белән түгел, тизлек, оперативлык һәм сизгерлек белән алдыра. Һәр минутның кадерен белү, сигнал бирелгән урынга метеор кебек барып җитү булсынмы, җинаятьчене кайнар эздән тоткарлаумы, йә нинди дә булса кыңгыр гамәлне кисәтүме – кизү торган экипажга барысы да мөһим.

Моның өчен аларга һәр урамны, йортны һәм хәтта кешеләрне дә бик яхшы белергә кирәк. Әлбәттә, ярдәмгә заман техникасы һәм җайланмалары да килә. Күп вакыт ситуациянең нинди булуына карап, оператив рәвештә карарлар кабул итәргә һәм, хәтта, үз гомереңне куркыныч астына куярга туры килә. Шуңа күрә росгвардиячеләрнең профессиональлеге, физик яктан ныклыгы, корал белән эш итә белүе бик мөһим.

Күренеп тора, героебыз шундыйлардан һәм бер генә куркыныч хәл алдында да туктап кала торганнардан түгел.


Ренат тумышы белән Чүпрәле районының танылган җырчы Габдулла Рәхимкулов туган Иске Шәйморза авылыннан. Шуңа күрә авылдашы белән горурлануын яшерми. Ул мәктәпне уңышлы тәмамлагач армия хезмәтен Ставропольдә һава-десант гаскәрләрендә уза. Аннан кайткач туганнары янына кунакка дип Яшел Үзәнгә килгәч, аны милициягә эшкә чакыралар. Хәрби формасын да салырга өлгермәгән егет, шулай итеп, тормышын эчке эшләр органы белән бәйли. Милициядә бер-ике ел чыныгу алгач, ул тагын да катлаулырак ведомстводан тыш сак хезмәтендә эшли башлый.

Хәзер ул росгвардияче исемен горур йөртеп, мөһим объектлар һәм җәмәгать иминлеге сагында тора.

Ә «иминлек» төшенчәсе астына шәһәр территориясендә чыккан вакыйгалар, хокук бозулар, гадәттән тыш хәлләр һәм хәтта вак-төяк хулиганлык очраклары да керә, ягъни алар сигнал буенча килгән хәбәргә полициядән, коткаручылардан да тизрәк барып җитә. Чөнки оперативлык росгвардиячеләрдә искиткеч дәрәҗәдә көчле куелган һәм шунысы да бар, сак экипажлары һәрвакыт маршрутта була.
Росгвардияче күңелсезлек очрак ларының күбрәк эчкечелектән чыгуын билгели. Ни кызганыч, хәзер ир-атлардан хатын-кызлар да калышмый башлаган. Бу уңайдан ул соңгы очракны искә төшерә. Һәм сөйләгәннәрдән көләргә дә, еларга да белмәссең.

45 яшьләр тирәсендәге бер ханым барда шактый гына эчеп исергәч, кемдер урлаган дип шикләнеп, акча янчыгын таләп итә башлый, гауга чыга. Кыскасы шул, аны безгә эзләп табарга туры килде. Акчасы өендә – кухнясында булган, – дип сөйли өлкән прапорщик. – Ә инде кайнар эзләр буенча каракларны да тиз эләктерәбез. Менә шулай, Чувашиядән килгән автомашинадан әйберләр урлану очрагы буенча 17 яшьлек җинаятьчене кайнар эзләр буенча ярты сәгать эчендә тоткарладык.

Җинаятьләргә күнегеп буламы, дигән сорауга да, Ренат аларның күбесен онытырга, башта сакламаска тырышуын, шул ук вакытта һәр вакыйганың эзсез генә узып китә алмавын, әмма ниндидер дәрәҗәдә тәҗрибә туплануын белдерде. Яшел Үзән ведомстводан тыш сак хезмәте карамагындагы объектларда гадәттән тыш хәлләрнең чыкканы юк. Аларга яшәүчеләр дә, предприятиеләр дә мөлкәтләрен ышанып тапшыра. Хәтта үзләрен сак хезмәтенә тапшыручылар барлыкка килгән. Еллар дәвамында халык ышанычы бу хезмәткәрләрнең намуслы хезмәте белән акланган.


Ренат Җәббаров тынгысыз хезмәт сменасын гаилә җылысы белән алмаштырырга тырыша. Шулай да, гаилә әгъзаларының аның четрекле хезмәтенә аңлап караулары, кирәк вакытта рухи яктан ярдәм итә белүләре кирәк. Ә Җәббаровлар гаиләсендә күптән үзара аңлашу яшәп килә. Әгәр шулай булмаса, Ренат бу эшеннән бәлки киткән дә булыр иде. Хатыны Марина мәктәптә укытучы булып эшли, ике балалары – София һәм Камил мәктәптә укый. Ренат үзе, буш вакытларында, һәвәскәр балыкчы. Кайда балык бар, шунда тота. Эш балык тотуда да түгелдер, мөгаен, ә су буенда тынычлыкта азрак көч туплаудадыр. Кайбер очракларны онытып, табигать белән аралашу әлеге һөнәр ияләренә һава кебек кирәк. Ренат Җәббаров шикелле кыюлар Яшел Үзән ведомстводан тыш сак хезмәтенең тоткасы да инде. Җитәрлек тәҗрибә тупланган, мөлкәт яхшы саклана, җинаятьчеләр ул урыннарны әйләнеп уза. Димәк, җәмәгать урыннарында тәртип, кайнар нокталар күзәтү астында. Кыскасы, росгвардия че икән, ул инде универсаль солдат белән бер. Килеп чыккан проблема минутлар эчендә хәл ителәчәк, кеше гомерләре сакланып калачак, бәлагә таручыларга ярдәм кулы сузылачак, җинаятьчеләр тоткарланачак. Заманча технологияләр куллану һәм маршрутларны уйлап билгеләү нәтиҗәсендә яхшы әзерлекле экипажлар сигнал килгән урынга санаулы минутлар эчендә барып җитәчәк.

Очрактан файдаланып, өлкән прапорщик Ренат Җәббаров хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәм белән ихластан котлап, аларга сәламәтлек, уңышлар һәм үз һөнәрләренә тугры калуларын тели.

Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев