Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Романың ишетәсе килә

2014 елның маенда Яшел Үзәннең Константиновлар гаиләсендә көтеп алынган малай – Рома дөньяга килә.

Надежда йөклелек чорын әйбәт кичерә: авырмый, начар гадәтләре юк. Шуңа да табиблар сабыеның сул колаксыз, алай гына да түгел ишетү юлы булмавын җиткергәч, бала табу шатлыгы йокысыз төннәр, елга булып аккан күз яшьләренә әйләнә.

Ике ай узганнан соң яшь гаилә Йошкар-Ола шәһәрендә сурдологка күренә. Табиб аларга ишетү ка-налында атрезия, сул колагының 3нче дәрәҗәдә җитлекмәве, 2нче дәрәҗәдә ишетмәве турында диа-гноз куя. Бу инде бер колакның тулысынча диярлек ишетмәвен аңлата. 
– Безгә табиблар ишетү сәләтен кайтарып булмый, колакка операция ясатырга кирәк, анда да 7 яшьтән генә дип аңлатты. Ә инде колакларны ят күзләрдән саклар өчен гел баш киеме кияргә туры килде. Үсешендә әллә ни тоткарлыклар юк иде. Әмма 3 яшьтән соң бик еш кабатлап сорый башлады. Урамда аеруча авыр, машина тавышының кайсы яктан килгәнне белми. Һәм әлеге диагноз белән бу гадәти күренеш икән. Без те-левизордан ишетүне һәм гадәти колакны кайтару буенча операция Америкада ясаулары турында белдек. Узган елның язында Мәскәүдә конференциядә булдык һәм безне Америка докторлары карады. Ишетү сәләтен кайтарырга мөмкин һәм ясалма материалдан матур колак ясап булуын әйтеп шатландырдылар. Им-плантны организм кире какмый һәм тышкы яктан да үзеңнекеннән бернәрсәсе белән дә аерылмый икән, – дип сөйли баласының тулы сәламәтлеге өчен көрәшүче ана.
Операциянең бәясе 85 000 доллар, ягъни 5 млн. 355 мең сум тора. Әлбәттә, мондый зур сумма гаиләнең төшенә дә керми. Шуңа да сабыеның башка балалар кебек булуын теләгән ана мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорый. 
– Бу акчаны без гомер буе эшләп тә җыя алмыйбыз. Әмма шушы сынауларны җиңеп чыгачагыбызга ыша-нам. Чөнки Ромага ишетү сәләтен кайтарырга мөмкин бит. Бары операция ясарга гына кирәк. Һәм сездән, сезнең ярдәмнән башка без көчсез. Зинһар өчен ярдәм итүегезне үтенәм, – ди Надежда Константинова.
Кеше бәласенә битараф булмаган игелекле затлар ярдәме белән 2 млн. сумнан артык акча җыелган инде. Операция ноябрь аена билгеләнгән. Өч атна алдан тиешле сумманы клиниканың исәп-хисап счетына күчерергә кирәк. Күргәнегезчә, вакыт бик аз калып бара. Без, бердәм булганда гына көчле! Ромага да ишетү сәләтен кайтару бездән тора. Хәзер бит акча күчерү проблема түгел, телефон төймәсенә генә басасы. 100, 200, 500 сум, кем күпме булдыра ала инде. Бу акчаны күчереп кенә, матди хәлебез әллә ни артмас һәм кимемәс тә. Ә Константиновлар гаиләсе өчен һәр сум исәптә һәм бик мөһим.


Ромага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары: 

  • Сбербанк: 4817760192941072 (әнисе-Надежда Михайловна К.) 
  • Ак Барс: 4244369515075387 (әнисе –Надежда Михайловна К.) 
  • ВТБ: 4893470496331627 (әнисе – Надежда Михайловна К.) 
  • Яндекс-кошелёк: №410011797223097 
  • Киви-кошелёк: +7-903-326-51-61 
  • Paypal: cozlova.nadezhda2013@yandex.ru 

Телефонга салу өчен: 
МТС: +7-919-416-74-14

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев