Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рәмзи Вәлиев : "Исегезгә төшәр әле..."

Бер китапны укыгач..                Чыннан да бу китапны кулыма алгач  (якташым Фазлуллин  Әрәленең Шәмкүл.Казан.2010)  гадәттәгечә   аерым битләрен карап утырганда түбәндәге юлларда тукталып калдым.Шулай өй түбәсеннән салам алып торганда Әхмәт ызба башының  бер читендә аунап яткан гармунга тап б ула.”Шәмскамәр апа,мин монда гармун таптым”-дип кычкырганын сизми дә кала.

Кәрим абыеңныкы ул,ал  Әхмәт,үзеңә бер истәлек булыр!”, - ди Шәмсекамәр апа өй эченнән..”Бу сихри юллар мине шул өйгә минем туган тау ягына Карашәм авылындагы әти-әни без туып үскән  бабаем төзегән йортка   алып китте.Шәмсекамәр апа дигәне минем әнием- әнкәчем(без  аны шулай әйтә идек-Р.В.) була инде.Кәрим  абыең гармоны диеп искә алынганы Кәрим минем әтиемнең энесе бик өста тальян гармонында уйнаучы иде,танылган хирург.Соңгы елларын Симферополь шәһәрендә яшәде һәм шунда вафат та булды.Медецина институтында укыган вакытларда ,сугышка кадәрге чорда,ул концертларда Салих Сәйдәшев белән бергә концертларда да катнашып йөрүе хакында сөйләгәннәре истә калган.

Шәмсекамәр Вәлиева-Низамиева беренче кызы Фәридә белән

  Хәзер аң 90.Казанда яши.

             Инде китапка ике кул белән ябыштым.Яңадан,өр яңадан ,бер юлын калдырмыйча укый башладым.Туган ягыма алып китте бу китап,бала чагыма: Борынгы Карашәм,Айдар,Күгеш ,Әрә Слам,Күгәй авыллары минем өчен бик якын һәм истәлекле тарихи урыннар.

                Исемдә Әрәдә әниемнәрнең  йорты Кәримҗан абыйлар каршында ук.Ә Кәримҗан абый Илгизәрнең  Фазулиның әтисе...Аларның бөтен семьялары белән таныш.Илгизәрнең апасы Ясминә Фазлуллина безне

 

Карашәмдә укытты...Бик тә гүзәл ханым иде.Без балалар да,авыл халкы да аны бик яраттык.Ул бездә яшәде.Әнием якташын үзе янына алгандыр  инде.Аларның гөрләшеп утырганнары әле дә күз алдымда.Ясминә апа сөлгеләргә,простыняларга рәсемнәр төшерә,өебезне бизәкли иде.

            Әрә.Күгеш,Айдар авылларындагы замандашларым искә төшеп уйга чумдым.Гадәттә җәйнең матур көннәрендә әтием отпуск алгач ел саен бер вакыт ат җигеп җыелышып ,арбага төялеп Әрәгә 2-3 көнгә кунакка Борһантин Низамиларга, әниемнең абыйсына, кунакка бара идек.Әнкәчем(без шулай әйтә идек-Р.В) еш кына,ат кузгалып киткәч элек Кәрим абыең да бара иде безнең белән.Әй ,тальянын гармунын  матур уйнап  бара торган иде  дия иде.

   Әни-әтиләребез бара алмаганда без балалар :абыем Фәрит,энем Альберт,Ринат җәяү,урманнар аркылы баргалый идек.Карашәм авылыннан 20-25 километрны балачак ялан аяк  элдерәбез .Әрә юлы тигез,матур булып истә калган. Юлдагы вак чуер ташлар гына аякны авырттыра иделәр.Урман чыгу белән Күгәй авылы.Без уза торган юл буенда Галимә апа тора.Ул безнең бер әбиебезнең кызы.Ул шундый ягымлы апа.Без килгәч шатланып аш су әзерли.Ипи ,кәҗә сөте,урман чикләвекләре.кайнар бәрәңге.

Ашагыз,эчегез балалр,әле шактый атлыйсыз бар бит,-шаяртып.Анна соң туган тумачаны сораштыра.Без шау гор килеп барын да сөйлибез.Карашәмгә кайткан кебек булдым инде.-ди.Чәйләп алгач рәхмәтләр әйтеп юлга чыгабыз.Сау бул Галимә апа дибез.Ул без югалганчы ак яулыгы белән күзләрен сөртә-сөртә безгә кулларын селки.

Абый,Галимә апа елады ахырысы,-ди.Шулайдыр шул дим,ул бит үзегенә тора.Туганнары Казанда,безнең авылда.безнең өйдә.Сагына инде узганын,ә безне күргәч нечкә күңеле йомшаргандыр диям.Балалар житди кыяфәт белән каерылып тагы артка карыйлар,әмма инде артта бары тик салам башлы авыл йортлары.

 Тау башында  Әрә,Күгеш,Айдар авыллары. Шул якка атлыйбыз.Әллә ашап-эчеп чыкканга нигәдер балалар да абый белән миндә дә ару сизелә.Ничек кенә барып җитәргә.

.

   Ашыкмагыз,-ди абыемФәрит ,әнә теге баганага барып җиткәч ял итәрбез,-ди. Тынычланып алга ыргылабыз.Кайсыбез алданырак барып  җитә ул инде азырак ятып безне көтеп тора.Бу яктан Альберт энем алда була иде.Бу карачкул малай бик нык һәм үз сүзле.Ул үзенекен барыбер эшли,көлә,шаяра.Менә шулай баганадан баганага,таштан ташка ял итә итә Әрә тауына килеп җитәбез.Бу тау бик озын,артык крута түгел.Юлы да әйбәт.Монда чын авыл юлы.Йомшак җир аяк астында вак ташлар юк.Малайлар ардыгызмы.?-ди абыем Фәрит

Бер тауштан юк дибез,әмма таушларыбыз ясалма булып чыга.Чынлыкта арганбыз.Монда бит 20-25 км чамасы.Менә бит әткәчем әнкәчемне кайда килеп тапкан.

   Фәрит абыем безгә аңлата.Сез беләсезме соң,-ди ул

    Юк абый,-дибез.

    Мин үзем дә әле белеп бетермим,әмма әткәчемне 20 елларда Әрәгә Совет рәисе итеп җибәргәннәр       һәм ул монда үзен яхшы яктан гына күрсәткән.Шул арада безнең булачак әниебезне күреп гашыйк булган.Әнкәчем дә аны яраткан.Авылы бик ерак икән диеп курыкмаган.Тиз арада Карашәмгә яшь килен булып килгән.

   Әйе әниебезнең туган иле,туган җире,туган туфрагы,- дим мин.

    Бу сөйләшү безгә көч       һәм дәрт бирә,арганыбызны онытып тәпиләребезне ныграк басып тау башына үреләбез.

   Ниһаять без авыл кырыенда.Монда безнең авылга караганда тимер түбәле йортлар бар икән .Шулай да күбесе салам белән ябылган.Инде безгә ян керә.Борантин абыйларның йорты күренеп тора.

     Кечкенә генә калитканы ачып кергәч зур ишек алды,ә сул якта зур бакча.Шул арада безне күрептер инде Сафа апа      һәм кечкенә малай Лут килеп чыга.Без кочышабыз,мәж киләбез.Без Әрәдә.

 Өйгә кергәч саусыз Тәти апа(Фатима исемле)белән исәнләшеп сәләмнәребезне җиткерәбез.Ул сорау артыннан сорау биреп кенә тора.Без бер беребезне өзә өзә барында  сөйлибез.

 Тәти апабыз кияүгә чыккач бер мәңелестән соң салкын идәнгә ятып йоклаган дигән сүзләр дә бар Имеш шунда суык тидереп авыру алган.Ул йөри алмый.Бары тик утырып кына тора.Кечкенә Лут аны ашата да карап та тора.Алар бик дуслар.Әниебез,әтиебез,авылыбыз турында бәйнә бәйнә сөйләдек.

 Рәхмәт балалар,-диде ул безне мактап.Аякларыгыз авыртып беткәндер инде,ял итегез,- диде.Лутның әнисе Сафа апа ни бар шуның белән безне сыйлый.Без барына да шатбыз.Бу бит сугыштан соңгы еллар.Борһантин абый икенче Айдарга киткән икән.Ул ветеренар..-акушер...

       Иртәгесен урамга чыгабыз тирә күрше малайлары да безнең янга киләләр.

  Лут безгә барысын да аңлатып тора.Менә безнең бу яктаКәримҗан абый тора.Куян Кәримҗаны,ә менә бу матур йортта Фазлуллиннар-алар укытучы булып эшлиләр.Урамның теге башында Мәдинә апалар.Шулай итеп бөтен авыл белән диярлек танышабыз,ә соңырак кунаклап та чыгабыз әле.Әкрен генә  танышу дәвам итэ.Менә күрше йорттан   бик тәртипле,бик тә тыныч ,матур сүз остасы  Илгизәр килеп чыга...Аның белән балаларча фикер алышабыз.Шунсы истә калган ул бик тәртипле һәм бик яхшы укый икән .Бусы белән мин мактана алмыйм.Минем белән мәктәптә көн саен бер “күңелсезлек”була: ялгыш я тәрәзә ватам,я берәр кызны кыерсытам.Гомүмән шаянырак бер малаймын.Илгизәр ул вакытта да минем өчен бик зур авторитет иде шул.Әниләр ,әтиләр үзләренә ,ә без үзебез.Урам уеннарының барысына  җитешәбез,әмма тәмәке .карта уйнауларны әле зур үскәч тә белмәдек,әле дә белмибез.

“Күгеш чишмәсенең” авторы да ИЛГИЗӘР.Әллә кайларга китеп Ил гизгән ир булмаса да ул үз илендә чын чынлап Илгизәр икәнлеген шәйләп алу өчен менә Казан дәүләт университеты нәшриятендә дөнья күргән

“Күгеш чишмәсен” алып таныша башлау белән аңлап аласың.Күрәсез менә җитмешне тутырып килгәнемне сизми дә калганмын,ә менә Илгизәр Фазулиның( Әрәленең) язмасы уйлата да,искә  дә төшерә...Авторны мин бу китабы белән чын күңелемнән тәбрик итәм,чөнки китапны дөнъяга чыгару хакында без бергәләп уйлашкан идек ниһаять китап кулыбызда.Минем уйлауымча китапның гомере озын булырга ошый чөнки ул тарихи күзәтү,яисә бер хикәя генә түгел бу туган илне,туган туфракны яратып ,бала чакларны сагындырып укучы күңеленең рухи дөньясына тэсир итеп уйландыра,уйлата торган әдәби,шигъри  әсәр.

             Аның өчен барысы да кадерле.Ул Әрә тауларын,Әрә-Күгеш чишмәләрен,Норлатларны  сагынып җырлый моңсулана.Ә бу бит туган якның рухи дөнъясына кереп чумып үзе белән безне дә шунда алып китә һәм безне дә уйландыра, җырлата ,җылата...

“Җанны туган туфрак җылыта” исеме астында авторның очерклар,әдәби язмалары урнаштырылган.Алар барысы якташларыбызның изге эшләре,аларның дөнъя тарихына кереп татар халкының кем икәнлеген таныта алган шәхесләр.Шулардан  Академик Ильдус Бариевич Хәйбуллинга багышланган “Бишекле өйдән –галәмгәчә” исемендәге очеркы.Бу исем һәм Ильдус Бариевич белән шактый якыннан таныш булсам да бу очеркны укып чыккач минем туган ягыма ,үзем укыган Норлат урта мәктәбенә тагы да ихтирамым  артты.Югыисә бит барыбыз да янәшә генә бергә яшәгәнбез,ә бер беребез хакында хәбәрдәр булмаганбыз,Моңа без бары тик үзебез гаепле.Тарстан республикасының академиясен үз җилкәсендә әйдәп баручы академик буларк бихисап изге эшләре хакында ,аның туган ягын .илен кайгыртучы икәнлеге дә шактый уңай тасвирланган.Ильдус Бариевич  академиклар арасында зур авторитет белән файдаланганы билгеле,алай булмаса  аны академия сәркәтибе итеп сайлап та куймаслар иде.Ул коеп куйган фән эшлеклесе ,ул талантлы әдип һәм  җитәкче дә . Каюм Насыйрый ның музеен ачырга баргач Ачасыр егете, дустым Рәшит Сибгатуллин өенә чакыргач мин  Ильдус Бариевичны да  алып барган идем.Мунча кереп пильмән ашап шактый сөйләшеп утырган идек.Менә шул вакытта мин аның үз тотышына,тыйнаклыгына сокланган идем.Соңырак аның эш кабинетында очрашкалап та фикер алышканда  да  шулай булды.   

         Аны ТатарстанАкадемиясенең язмышы да кызыксындыра.Шулай бер сөйләшеп утырганда мин академиядәге кайсыбер җитешсезлекләр хакында сөйләнәгч ул:

         Шулай,Рәмзи дус шулай,безнең хакимият органнары  безгә бәя биреп бетерә алмыйлар шул.Ни эшләтәсең академия президенты Мансур Хәсәнов үзе дә шул шалтырауларга каршы тора алмый,ә без ди ул гадәттәгечә ,ә без нишли алабыз?

         Менә,кара Рәмзи иртәгә республиканская конференция ,-ди ул кәгәзлргә төртеп.Президентка да үземә дә материаллар әзерлим ,-ди ул беркадәр борчылып. Член корреспондент,академик лыкны бары тик теге площадь звоноклары гына хәл итәләр.М.Хасановтан,бездән дә сорамыйлар,-диде мәрхүм.Синең мәсьәләгә килгәндә,әйдә Мансур белән сөйләш әле син,-ди якташ академик беркадәр тынычланып.

       Кулым селтәп ,хушлашып чыгып киттем.Мондый академия,мондый академиклар булганга көендем.Монда фән эшлеклеләре хәл итми,анализ ясамый,ә академия президенты өстән күрсәтмәләр көтеп тора һәм шуны алга сөрә.Безнең ише белән менә болайрак сөйләшә иде.Кызык бит.Аның янына килеп хәл әхвәлне сорашкач мин:

    Мансур Хасанович член-коррлыкка кайчан сайлауны уздырачаксыз?-дидем.УЛ:

  Син яшь бит әле диде.

  Мин моның белән килешеп шактый еллар китаплар,мәкаләләр язып янә моның янына шул ук сорау белән килгәч ул: син карт бит инде диде.  Ә бер опера и балет театры каршында очрашып фикер алышканда мин аңа:Мансур Хасанович сез бик гөнаһлы сезне Аллаһы тәгалә гафу итмәс дидем.Шуннан соң бик борчылып китеп  барды һәм тиз арада авыру икәнлеге хәбәре килде.Кызганыч,ул да гаепле түгел бит инде...

Менә шуннан соң мин монда йөрүне туктаттым.Элек тә мин академияне фән учагы диеп карамадым,ә бу сөйләшүләрдән соң күңелем бөтенләй сүнде.Мин академиядән бер тиенлек файда алмадым .Тарих өлкәсендге академиклар һәм членкоррлар ул вакытта я декретный яисә “позвонковыйлар”-туры гына әйткәндә блатнойлар иделәр.Коррупциягә шул вакытта нигез салынды.Моңа ике президентның да катнашы булмады фикере дөрес булмастыр.Шуңа күрә мин алар белән эш итмәдем.Бәлкем хәзер үзгәрешләр булыр... Без икебез дә ашыгабыз-дөнья куабыз..Шушы очрашудан соң Ильдусны да күрә алмадым.Тиз арада вафат булды..

                   “Дөнья чемпионы” Әхмәт Сиразиевка багышланган очерк та автор “Без Әхмәт Гыйрфан улы Сираҗиев белән аеруча горурланабыз.Чөнки ул безнең якташыбыз,яшел үзән районының Карашәм авылыннан”,-ди.Башка укучыларга бул юллар “ярый,хуш фаразан!”,- диеп кенә китәрлек булсалар да минем өчен бик тә газиз,бик тә якын,чөнки Әхмәт абый минем капма каршы күршем,кода кардәшем.Кечкенәдән яшел чирәмле Карашәмнең урамында Әхмәт абый белән бергә уйный идек.Ул бездән олырак та көчле дә ,  ул безне кечерәкләрне күтәреп әйләндерә дә аякка бастыра ,ә без исерекеләр кебек йөри башлыйбыз...көләләр,көләбез.Соңырак Әхмәт абый,Бәхтияр Зариповлар,Гайфи, абыйлар ат ,үгез җигеп, җир сукалаганнарын хәтерлим.Алар яшьтән үк олылар кебек  эшләргә мәҗбүр булдылар,чөнки  ирләр сугыш кырында калдылар,ә кайтканнары зәгыйф иделәр.Армиягә китәргә вакыт җиткәчтә алар карышып тормадылар  авылдан  җырлап чыгып киттеләр.Кизләү тауы башыннан озатып калганда  аларның кулларын болгый болгый:                    

                 Я кайтырбыз ,я кайтмабыз сау булыгыз туганнар”

диеп китүләре әле дә күз алдында.Алар икәү киттеләр:Әхмәт Сиразиев һәм Бәхтияр Зариповлар.Соңырак күршебез Хәнәфи Кадыровны,абыем Фәритне озатканыбызны хәтерлим.Әнкәчем абыйны озатканда бик каты елаган иде.                

          Менә озак та үтмәде(хәзер шулай тоела) алар яшь, матур авиация  офицерлары булып кайттылар.Бөтен авыл Әхмәт абыйны,Бәхтияр абыйларны яратып үз итеп каршы алдылар.Әхмәт абыйның олы абыйсы Габбас Сираҗиев Бәхтияр абыйның апасы Әминә апага өйләнгәч алар кодалар да булып киттеләр.Без маңкалар барыбыз да авиациягә барып алар кебек булырга хыялландык...Кызыгы шунда алар укыган хәрби училищега барып миндә 2 ел  укып кайткан идем бит...            

           Әхмәт абыйның тарихын  барлап хәйран калып уйландым. Ничек инде менә шулай кечкенәдән сука сукалап,урман кисеп ,авыр дөньяда  семья корып балалар үстереп 7о-72 гә,86-87 гә җиткәч ничек чемпион  була  алды икән соң диеп уйлыйсың.Бу бит бик зур фәлсәфи проблема да.Чемпион булу өчен физик тазалык кына җитми.Аңа ниндидер  эчке дөньяның,рухи көчнең булуы гына да җитми ул ташып торырга тиештер.Язмадан күренгәнчә  Чемпионның озак еллар дәверендә чаңгылары да булмый,мәхсус рәвештә тренировкалар да ясамый бит.Әмма ул һәр вакыт хәрәкәттә,йөгерүдә,эштә.Дөресен генә әйткәндә санаторийлар,ял йортларында өйдә йоклап ятучы кәеф  иясе түгел.Мәхсус тренировка,яхшы лыжалардан башка тагы нәрсәләрдер кирәктер бит инде? Кайда моңа  жавап?

  Монда  җиңел атлетика буенча Европа чемпионы Р.Бикчуринның чит илдә(Париждамы хәтерләмим)интервьюсы искә төшә.Шулай ярышлар тәмамланганнан соң Шыгырдан егете Р.Бикчурин янына репортер килеп аның чемпион булу серләрен ачыклау теләге белән аңа берничә сорау да бирә.

         Репортер: сез   ярышка барыр алдыннан    ничек ашыйсыз-эчәсез?,-дип сорый.)

           Бикчурин: ни бар шуны ашыйм ,-ди.Сугыштан соңгы чорда гел бәрәңге булганын яхшы беләбез инде. Репортер:   Ә  ничек тренировкалар ясыйсыз соң?,-ди.

          Бикчурин: ә мин тренировкалар ясамыйм, - дип тә куя.

          Европа чемионының сүзләренә исе китеп тагы:сез ничек шулай югары күрсәткечләргә ирешәсез ?-ди.                                                                                 Бикчурин елмаеп,татар акценты белән безнең пләмә шундый,-дип җавап бирә. Авыл егетләренең көн саен “тренировкада” икәнлекләрен искә алмасаң чыннан да Әхмәт Сиразивнең пләмәсе дә шундый бит.Шул ук  кодасы  Зарипов Бәхтияр дә күп ярышларның чемпионы,ә аның өч улы да спорт мастерлары.Хәзер инде оныгы йөгерү буенча Казан шәһәре рекордсмены...Килене Юлия Зарипова дөнья чемпионы.             

 Әхмәт Сиразиев чаңгы герое гына түгел ул үз иленең бик зур патриоты да.Ул барысы белән дә кызыксына.Абыйсы Габбас Сиразиевтан кала авыл тарихын белүчеләрнең берсе улдыр.Ул кайда гына эшләмәсен барысында җиренә җиткереп эшли.Ул аннан-моннан гына эшли белми.Алай гына да түгел ул үзе белән эшләүчеләрне дә үзенчә әйдәп баручы.Чыннан да  ул бүген “Картлыгымда –шатлыгым” диеп әйтә ала Әхмәт абый.Болай әйтү дөрес тә булмас:ул әле япь яшь егет кебек төз,җитез... 2011 елда ул 85 яшендә дә  дөнья чемпионлыгын кабатлады..Урындагы газет журналлар аның турында

Болай диеп яздылар: Ул Будапешттан җиңүче булып кайтты.Монда җиңел атлетика буенча бөтендөнья ярышлары булып узды.Ул монда  мактау  трибунасына өч мәртәбә күтәрелде.Монда ул 8 км.,3км һәм 1 500 км ларга йөгереп 85-89 яшендәге ветераннар арасында беренче булып бөтендөнья чемпионы исемен алды.Моңа кадәр Итальяда булып узган ярышларда да беренче булды .Монда да 500м,10 км.,5 км га йөгереп  беренче булды.Турнирда 4 алтын медаль алучы бары тик ул гына иде.Шуны да әйтергә кирәк ул чаңгыда да ,җиңел атлетика буенча да үзенең осталыгын ботен доньяга күрсәтте.

  Дөнья гизгән Әхмәт Сирази бүген безне картаймаска,дөнья авырлыкларына бирешмәскә өйрәтә.Озын гомерләр,тагы да зур җиңүләр аңа!!                                                  

Аларның авыл буйлап гармун уйнап җырлап әйләнүләреме,кичләрен  Зәлидә уйнаулары,авыл күлендә,гөбнә елгасында су чәчрәтеп уйнап су коенулар –барысы да  шушы пләмәне үстергән,ныгыткан=автор әйтмешли туган җир көч,дәрт биргән. Менә ул шул җир өчен,халкы өчен бөтен көчен җыеп алга үрелә.Ул татар һәр җирдә алда булырга тиеш икәнлеген яхшы белә һәм башкаларны да шуңа өнди.Минемчә аның сере  ашап-эчү,тренировкаларда,чаңгыларда гына түгел  менә шундадыр аның төп сере.Бу репортерлар гына аңлый торган сер түгел шул...

Без якташыбыз,туганыбыз  белән горурланабы.Күптән түгел без аның белән җизнәбез аның яшьлек дусты Бәхтияр Зариповны искә алу мәҗелесендә очрашкан идек.Аңа карап 87 яшьне биреп булмый.Ул үзен яхшы хис итә машинасын үзе йөртә.Үзен тыныч тота,ашыкмый шул ук вакытта  тыныч кына сөйләшеп тә бара.Төрле авырулардан,авырлыклардан зарланмый.Барысына да көлемсеберәк карый.Ул мине өем яна китереп куйды һәм тиз арада сиңа киләм диеп китте.

Мөхәммәт Фазлуллин да замандашы.Әрәдә туып үскән. 30 чы елларда ул педагогоя институтында  татар әдәбияты кафедрасын җитәкли. 1937 елның  27 мартында ул җитәкләгән кафедраның әгъзасы доцент Галимҗан Шәрәф Шәрәфетдинович кулга алына  һәм аны халык дошманы диеп 8 елга каторгага озаталар/Рәмзи Вәлиев Фаҗига.Казан 1996/ Билгеле булганча Г.Шәрәф дөнья күләм галим,дәүләт эшлеклесе,каләм иясе         Кафедраларда,институтларда  каршылыклар туган чорда исән-имин калу төп бурычка әйләнә.  Уку-укыту программаларыннан Гаяз Исхакыйны чыгарып ату хакында Галимҗан тарафыннан доклад ясагач кызганычка каршы аңа каршы чыгышлар да була,әмма доклад ясаучы  Г.Шәрәф киләчәктә яшьләр Исхакыйны укыячаклар ди.Кафедра хуҗасының мөңа мөгаләмәсе әле ачыкланмаса да инде билгеле...,ә бит докторлыкны да  Галимҗан Шәрәф булышлыгы белән алынганы билгеле...Нигә дип үз сотруднигын яклап ОК партиягә хат язмады икән?

Равил Касымов та чыгышы белән шулай ук Әрәле,7нче “Элекон” заводының элекеге директор урынбасары иде(Күптән түгел пенсиягә китте),”якташлар оешмасының”рәисе.Якташлар оешмасын без өчәү төзедек Равил,Илгизәр һәм мин).Соңыннан Ахтямов килеп кушылды.Өчебез бергә җылышып фикер алыштык.Саттаров Гумәрне,Гыйззәтуллиннарны искә алдык.Равильнең кабинетын актовый залларын файдаланырга булдык.Нәтиҗәдә “Якташлык ңәмгыяте” туды.Шул ук җыелышта без казанда яшәүщче якташларыбызны барлап  беренче җыелышка чакырырга булдык.Мин беренче булып Сиразиевларны,Низамиев Лутларны,Хәмит Вәлиевләрне һ.б. чакырдым. Бер айдан соң тагын җыелдык.Менә шулай эш башланды... Соңырак ул землячествоның исемен”Зеленый дол землячествсы”диеп үзгәрттеләр.Монда мин катнашмадым...

Ул да минем замандашым,мәктәптәшем Равил Мингалеев “Элекон” берләшмәсенең бер җитәкчесе.Ул бездән азырак яшерәк булса да аның белән аз-маз аралашып белешеп тора идек.Тик 60-70 елларда гына күрешкән булмады....Ишетеп белеп торам-аның заводы яши,үзе  дә югарырак үрләргә үрелгәнен бик беләм.Күптән очрашасы килеп йөргән Равил шулай итеп Илгизәр Фазули(Әрәле)ның әсәре белән килеп чыкты .Рәхмәтле автор бәләкәй генә очеркта безнең якташыбызның да тормыш юлын,аның зур казанышларын гына түгел, югарылыкка күтәрелүнең  төп сәбәпләрен    дә күрсәтә алган.Ул әлбәттә бөтен татар халкына сыйфат эшчәнлек,кешеләргә хөрмәт белән карау,үз эшеңне яратып иҗади итеп эшләүләрдән икәнлеген матур  итеп аңлата алган. Әхмәт Ага  да, Рәвил якташ та ,Сара апалар Һәм Айдарскийлар да –барысы да хыялый зыялыйлар.Хыялый кешеләр үзенең төп хыялы тормышка ашмаса да барыбер югары уңышларга ирешә,чөнки ул бер вакытта да инде хыялыма ирештем,яисә ирешеп булмады дип кул кушырып утырмый:ул эзләнә,тырыша,йоклап ятмый.кешеләр белән аралаша ,аларга булышу юлларын эзли.Менә инде мондый адәмнәр  егылып,авырлыкларга бирешмичә алга баралар зур нәтиҗәләргә ирешәләр. Шырпы тартмасыннан,лезвиядән генә файдаланып радио ясаган Ильдусны эфирдан хәбәр килгәч уй-фикерләре космосның нинди киңлекләренә киткәнен ул үзе генә беләдер диясе килә.Ул елларда  радиоалгычлар ясау шактый киң таралган иде ,әмма барысы да бит  югары нәтиҗәләргә ирешә алмадылар.Шул ук якташыбыз Равил Мингалиев аэроклуб юлларында очучы булырмын диеп хылланмады диеп кем әйтә ала.Ул анда да зур уңышларга ирешкән билгеле.Менә шушы хыял аны 7 нче заводка,хәзерге “Элеконга “китереп зур җитәкче итте.Моның да бары тик тырышлык,хезмәтне яраткнлыгы аркасында булганлыгын завод эшчеләре дә яхшы беләләрУл да производство көрәшчесе генә түгел ул  ул классик көрәш буенча спорт мастеры.Өч тапкыр Татарстан чемпионы булганлыгы да билгеле.Орден,медальләр белән бары тик сыер  савучыларны гына  бүләкли торган чорда да ул “Почет” ордены һәм башка бүләкләргә лаек булды..

         Бу китапның төп геройлары барысы да исән-саулар.Алар үзләре укыр,үзләре дә бәяләмә бирерләр,ә мин тарихчы буларак бу истәлекләрне хәтерләткән әдәби хезмәтне бүгенге яшьләр өчен,безнең үзебез өчен дә бик кызык хезмәт диеп әйтәсем килә.Әлбәттә автор әле бу китапны яза гына башлады кебек.Һәрбер китапның үз гомере була,алар да тере кешеләр кебек кайсы яшьли үлә, ә кайберәүләр йөзне дә уза ?...Китаплар язмышы да шулай.Илгизәр Әрәленең китабының киләчәге зур булыр кебек.Һичшиксез шулай...Бу китапның очерклар өлешенә караган берничә сүз генә.Китап укыган саен яңа кырларына,яңа фактларна  чумып  каласың.Китапның менә шушы бер сыйфаты булса да җитә:ул укыла,кулдан кулга күчә,укчы укый.Шулай итеп бәләкәй генә китап зур эш эшли-барыбызга тэсир итә,уйландыра,узганыбызны искә төшерә.Ул безгә кисәтү дә ясый-яхшы укы.Илдус, абыең кебек булырсың.Тырышсаң Әхмәт абыең кебек Чемпион  булуың да бик ихтимал.Тырышкан ташка кадак каккан ди татар халкы мәкале.Ташка кадак кагучылар бездә бик күп,әмма аларны кем белә дә алар турында кем китап язган.

“Өлешемә тигән көмешем” икенче бүлектә  Авторның төрле елларда язылган  матур шигырьләре җыйналган.Монда да авторның төп геройлары кешеләр,автор үзе ,аның күңел кичерешләре.Ул “Мин башка” шигырендә:                                                                    ”                                                                                   Иман нуры булды иң зур байлык,                                                                                                                                             Гомер рәхмәт әни-әтигә.

Менә бу юллар безнең барыбызга да кагылалар бит.Боларны аңлау өчен шагыйрь булу киәркми кеше  булу җитә.Чыннан да безнең заман кешеләре хыялый булып,чыннан да коммунизм төзеп шунда яшәү өчен генә дә начар эшләр кылмадылар,әти -әниләрне хөрмәт иттеләр.  

         Автор кешеләрне табигать белән бергә бәйләп  яза. Әрә тауы,Әрә үзәне,Шәмкүл, Казаным-болар барысы да балачакның иң матур,керсез чакларын чагылдырып бүгенге көндә дә инде хәзер Казанның да үзәккә кереп ,хәтердә якты кояш,якты өметләр оясы икәнлегенә шатлана.Казан киләчәк чор шәһәре.Бүгенге мең еллык тарихы ,дөресерәге меңнән дә артык  бай тарихлы Казан шагыйрь өчен һаман яшь,һаман өмет уята тогран бер урын.Ул аның өчен бөтен җанын тәнен бирергә дә риза ..                                                                                                                                                                                                                              Автор өчен туган якның барысы да якын Таулар,елгалар,кошлар,урманнар,кырлар чишмәләр,кечкенә чагында ерак булып күренгән авыллар- барысы да кадерле-туган җир,тау ягы –болгар,Биләр ягы.

  Борынгы Карашәм    (борынгы заманда Кара дигән сүзне олы кешегә,батыр кешгә бирә торган булганнар.Болгарда КАРАшәй исемле кешеләр дә булган...)         Слам,Тау иле,Норлат тирәсе  барысы да изге як.Ул аларны сагындыра,безне дә үзе белән  шул якларга алып китеп Шәмкүлгә алып килеп шул заман  якташларыбыз,әниебезнең күршеләре,туганнары.якташлары.замандашлары белән  таныштырып безне тагы бер кат шак катыра.Моны матур каләм иясе бары тик шушы якның талантлы язучысы җырчысы  ИЛГИЗӘР Әрәленең дә  әниемнең  изгелекләрен тоеп яшәгәнлеге билгеле.

    Мин Шәмкүл буйларында,Әрә кырлары,суларында уйнап көлеп үс кән Әниемнең бала чакларына кайтып.күңелем нечкәрде, әллә кайларга сихри бер дөнъяга чумып хәйран булып утырдым...Бәяләмә язып туган ягыма,сихри  дөньяга чумдым...

 Сагынабызәни-әтиләребезне,замандашларыбызны Карашәм,Күгеш,Әрә мулла иле чишмәләрен,күлләрен,урманнарын,кырларын.чогырларын...шагыйрьгә ияреп:

Тау ягы авыллары

Челтери чишмәләре.

Суларын эчкәнең 

Исеңә төшәр әле.(Фазули)

            Шушы арада  Илгизәр дустым килеп чыктя.Яңа  җырлар,шигырәр китабы алып килгән.Ул зур булмаган китап “Белеге з шуны “диеп исемләнгән.Бу шигыргә якташыбыз Сара Садыйкова көй язган .Радионы тыңлап баручылар бу җырны әлбәттә яхшы беләләр.82  яшендәге шагыйрҗ  һаман да яшьләр кебек җитез һәм гәйрәтле.Озак еллар җырласын иде әрә-тугай авылы сандугачы.Барысы да миңа якын һәм кадерле...”Иртә таңнарда карыйм талларга

                                                 Өзә үзәене кошларның моңы

                                                  Аерылсам сездән дусларым минем

                                                    Саргаер идем белегез шуны...ди шагыйрь                                                                       

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X