Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әрәлеләрнең түземлеге бетте

Бер чакрым 200 метр озынлыктагы юл Әрә белән Күгеш авылын бәйли. Һәм бу урында кайчан рәхәтләнеп йөреп булыр икән дип, халык түземсезлек белән көтә.

Еш кына ярдәм сорап редакциябезгә мөрәҗәгать итәләр һәм авылда халык белән очрашып сөйләшкәндә дә, иң беренче шул юлсызлыктан интегүләрен җиткерәләр.
26 хуҗалыклы бу авылда шулай ук тормыш кайный. Мал-туарын асрыйлар, көндәлек сөт тапшырырга, Күгешкә кибеткә барырга кирәк. Яңгырлы, пычрак көннәрдә таулы юлдан машина менә алмый азаплана. Ә бит 21нче гасырда яшибез!

- Биредәге юлны инде халык түземсезлек белән көтә. Аның барлык проект-смета документлары әзер һәм федераль программага кертелер өчен Мәскәүгә җибәрелгән иде. Әмма акча җитмәү сәбәпле, төшеп калды. Бу юлны бары федераль программа ярдәмендә генә салып була. Инде быел документларны кабат җибәрәбез, - дип сөйли Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин.

Әмма халыкка юл бүген кирәк! Шуңа да үз көчләре белән, акча җыеп, зур эшкә керешкәннәр.

- Без инде бу эшне башкару өчен халыктан бер тапкыр акча җыйган идек. Беркемне дә мәҗбүриләү юк. Киресенчә, һәркем үз теләге белән бирә, читтә яшәүчеләр дә булыша. Бердәм булып, халык тырышыйк, булдырыйк диләр. Авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин да ярдәм итә. Программаны бик озак көтәбез бит инде, аның буенча барып чыкса, бик әйбәт, ә хәзергә үз көчебез белән алындык әле, - дип сөйли юлны төзекләндерү эшен башлап йөрүче Гөлшат Шакирҗанова.

Бүген юлны тигезләгәннәр. 255 тонна вак таш кайтарылган. Шушы көннәрдә җәю эшенә керешәчәкләр. Уңышлы гына башкарып чыгарга язсын иде инде.
Ә без исә эш барышын күзәтеп барабыз. Яңалыкларны райондашларыбызга да җиткерербез. Безнең белән булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тагы шулай борылыш белэн ясыйлар инде. Купме машина чокырга китте ич. Туры салырга ярамыймы. Бездэ шулай инде аннан моннан ясыйларда. Тизерэк качу ягын карыйлар.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эрэ. Тугай авылы ул. Ботенегез укымышлы кешелэр. Бу эш башлау очен рэхмэт инде. Эммэ бар эшне кире яктан башланган. Шул таудан тошкэн борылышны кинэйтсеннэр иде. Жэй коне эшлэп китэлэр. Кыш коне нэрсэ булсын да искэ алырга кирэк.

      • аватар

        Яшел Үзән

        0

        0

        Без Әрә авылының икенче исеме Тугай икәнен беләбез. Әмма сездә яшәүчеләр кебесе аны Әрә дип йөртә.

        • аватар

          Яшел Үзән

          0

          0

          Авыл советы башлыгына әйтеп карадыгызмы соң7 Бәлки турыга ясар өчен дүртләтә күбрәк акча кирәктер7

          2
          X