Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рәхәтләнеп татарча көлик!

Яшел Үзәндә татарча КВНнар оештырыламы дигән сорауга: «Әйе, ничек кенә әле!» – дип җавап бирер идек. Узган ялда үткәрелгән «ТАТАР КВН ЛИГАСЫ» республика бәйгесенең муниципаль этабында безгә дә жюри составында булып, сәләтле яшьләребезнең искиткеч чыгышларын карап, эчләрне бушатканчы, дөньяларыбызны онытып көләргә туры килде.

Шунысы гына күңелне азрак тырнады, татар КВНы дигәч тә, күпләр нәкъ менә татар мәктәпләре генә катнашырга тиеш дип уйлый ахрысы. Ә бит шәһәребезнең башка мәктәп­ләрендә ана телендә иркен сөйләшкән, сәхнәдә шаярырга яраткан, юморны аңлаган укучыларыбыз бихисап. Аларны җыеп, оештырып, тамашачыга тәкъдим итәргә генә кирәк. Бәлки менә дигән талантларыбыз яшеренеп ята торгандыр. Район укучылары да сынатмас иде дип уйлыйбыз.
Республика бәйгесенең муниципаль турында ике команда катнашты. 16нчы мәктәп гран-прига ия булса, алар нәкъ менә республикада Яшел Үзән данын яклаячак, 5нче гимназия I урын алды. Котлыйбыз! Киләчәктә сезнең рәткә башка яшьтәшләрегез дә кушылыр дип ышанасы килә.

Роман  Раков фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев