Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рәхмәт әйтергә онытмыйк

Аллаһы рәхмәте белән, без ислам дине йолаларын үтәп яши алабыз. Шуның бер билгесе – һәрбер авылның уртасында мәчет балкып торуы.

Безнең Олы Шырдан авылында мәчет бар. Аннан, намазга чакырып, көненә биш тапкыр азан әйтелә. Һәр җомга саен, микрофон аша, авыл халкына муллабыз тәэсирле вәгазьләр сөйли, Раббыбыз кушканча яшәргә чакыра. Ике ел хатын-кызларга гарәп графикасы һәм тәҗвид кагыйдәләре өйрәтелде. Раилә абыс тайга, Фәрит муллага рәхмәтебезне белдерәбез. Бу коронавирус дигән афәт – чирне Аллаһ ярдәме белән җиңеп чыксак, көз айларында укулар дәвам итәчәк, дип өметләнәбез.

Әйтәсе сүзем, Рафаэль хаҗи һәм Мәсхүт мөәзин хакында. Бу ике туган динебезгә чын күңелдән хезмәт итәләр (гаиләләре белән гыйбадәттә). Алар менә өч ел рәттән мәчетебезне төзекләндерәләр, матурлыйлар. Алтын куллы алар, тимер эшен дә, агач эшен дә беләләр: эчке яктан мәчет стенасы заманча агач материаллар белән тышланды, тәһарәтнамә ясалды, һәр бүлмәгә кыйм мәтле тимер ишекләр куелды. Мәчеткә кергән җирдә түбәсе ябык бусага алды ясадылар. Тәрәзәләргә матур пәрдәләр эленде. Әлбәттә, бу эшкә авыл кешеләре дә матди ярдәм күрсәтте, тик бу ике туган үзләреннән дә акчалата өлеш керттеләр.
Рамазан аена кадәр биредә зур эш башкарылды. Хәзер Аллаһы йортына керсәң, чыгасы килми – чиста, җылы, нурлы.

Татар халкында шундый мәкаль бар: «Яхшылык эшлә дә, суга сал – балык белер, балык белмәсә – халык белер, халык белмәсә – халикь (Аллаһ) белер». Мәсхүт абый да, Рафаэль абый да шундый принцип белән яшиләр. Артык тыйнаклар, тынычлар. Рафаэль абый әле көн саен күрше авылдан килеп йөри, яңгыр дип тә, буран дип тә тормый.
Игелекле, изге эшләрен күреп, бу ике эчкерсез җанга авыл халкы исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез. Динебезгә хезмәт итүдә армый-талмый эшләсеннәр, сау-сәламәт булсыннар. Әмин.

Гөлсинә Гайфуллина. Олы Шырдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев