Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һәркемгә 12 000 сум акча: россиялеләрне 26 гыйнвардан яңа түләүләр белән сөендерделәр

Россия гражданнарына яңа акчалата түләү әзерлиләр. Эшсез калган һәркем ким дигәндә 12 мең сум күләмендә акча алырга тиеш. Бу хакта Дума эсерлары фракциясе лидеры Сергей Миронов белдерде, дип хәбәр итә PRIMPRESS.

Аның сүзләренчә, тиешле закон проекты Дәүләт Думасы утырышының көн тәртибендә 25 гыйнварда каралган һәм якын арада кабул ителергә мөмкин. Сүз эшсезлек буенча акчалата пособиеләрнең яңа күләмен билгеләү турында бара.

Хәзер мондый пособие минималь күләмдә нибары 1500 сум тәшкил итә, ә түләүнең максималь күләме 12 130 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Инициатива авторлары бу аз, шуңа күрә суммаларны шактый арттырырга кирәк ди.

Шулай итеп, эшсез калган россиялеләргә биреләчәк минималь түләү 12 130 сумга кадәр артырга тиеш. Гражданнар ай саен нәкъ менә шулкадәр ала алачаклар. Ә максималь сумма ике тапкырга, ягъни 24 260 сумга кадәр үсәргә тиеш.

Депутатлар гамәлдәге суммалар заманча таләпләргә җавап бирми дип ышаналар. Чөнки бәяләр үсешен һәм илдәге башка икътисадый проблемаларны исәпкә алып, эш эзләү процессы барган вакытта, үзеңне 1500 сумга тәэмин итү мөмкин түгел.

Миронов ассызыклаганча, хәтта яңа тәкъдим ителгән суммалар да зур түгел, әмма һәрхәлдә, алар инде "кешеләрне мыскыл итү" дә түгел.

Моннан тыш, закон проектында мондый пособиеләрне индексацияләүнең яңа механизмы беркетелә. Аларны ел саен агымдагы инфляция дәрәҗәсенә арттырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X