Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

РКБ перинаталь үзәге реаниматологы Ирина Сапаркина вафат

Табиб озакка сузылган авырудан соң вафат булды.

49 нчы яшендә РКБ перинаталь үзәге яңа туган балаларны реанимацияләү бүлегенең балалар анестезиолог-реаниматологы Ирина Сапаркина вафат булды. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ирина Геогриевна озак авырудан соң дөньядан китте. Балаларга ул 20 елдан артык ярдәм иткән. Шул вакыт эчендә доктор кулы аша дистәләгән мең кечкенә пациент узды. Ул һәрвакыт әти-әниләр өчен лекцияләр үткәрә, аларга вакытыннан алда туган балаларны тәрбияләү турында сөйли, стрессны җиңәргә ярдәм итә.

Табибның хезмәттәшләре һәм РКБ хезмәткәрләре мәрхүмәнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

"Перинаталь үзәк Татарстанда меңләгән гаиләгә өмет уяткан һәм көч биргән беренче класслы белгечне һәм яхшы кешене югалтты", - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев