Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ришат Төхвәтуллин улы туганны кайда ишетүе һәм үзенең хис-кичерешләрен сөйләде

Ришат әти булуы хакындагы хәбәрне авылында мунча кергән вакытта ишетүен сөйләде.

«Мин ул көнне тикшерү комитетында 4 сәгать вакыт уздырдым, Алия язып торса да, телефонны алып, иркенләп сөйләшү мөмкинлеге булмады. Шуннан авылга кайттым да, мунчага киттем. Берзаман дустыбыз Илшат абый шалтыратып, миңа улым тууын хәбәр итте. Әлеге сүзләрне ишетү белән бөтен мунчага «ур-ра» дип кычкырдым. Янымда әтием, абыем, дусларым бар иде. Коенып кына алдым да Казанга киттем. 6 сәгатьлек юл узып, төнге сәгать 1дә генә бәби тудыру йортына килеп җиттем», – дигән ул.

Ришат, кем туачагын алдан белмәсә дә, малай булыр, дип тоемлаган икән.

«Малай туасын мин ахыргача белмәдем. Иң кызыгы, әле миңа әби (Алиянең әнисе) махсус «спектакль» куйды. Минем янда, янәсе ялгыш кына, «кыз була» дип әйтеп җибәрде. Көлештек. Хәтта әби шулай дип әйткәннән соң да, мин, барыбер, малай булыр, дип уйлаган идем. Баланы кулга алу белән аңлатып булмаслык хисләр кичердем. Моңа кадәр булган бер генә хискә дә охшамаган иде ул. Машиналы, фатирлы булгач – бер сөенәсең. Ә инде менә улың тууны берни белән дә чагыштырып булмый икән. Бу – шундый зур бәхет. Син ул кеше өчен гомер буе җаваплы булачаксың. Син аны лаеклы кеше итеп тә тәрбияләргә тиешсең. Аллаһы Тәгаләгә көн дә әти булу мөмкинлеге биргәне өчен рәхмәтләр укыйм», – диде җырчы.

Ришат бәбинең Алиягә охшавын, тормыш иптәшенең бәбине түләүле клиникада табуын әйткән. Хатыны бик яхшы табиблар күзәтүендә булганга, Ришат гастрольләргә тынычлап китә алган. Әти кеше сүзләренчә, алар гаиләсендә баһадир егет дөньяга килгән.

«Баһадир. 60 см буйда, 3500 кг авырлыкта», – дип сөйләгән ул.

Алия белән Ришат бәбигә исем дә сайлаганнар иде. Җырчы иртәгә, Алия белән бергәләп, туры эфир уздырырга һәм бәбинең исемен дә шул вакытта әйтергә вәгъдә бирде.

Чыганак:Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев