Ришат Төхвәтуллин Алия Карачуринага бәйле күңелсез хәбәр җиткерде
Социаль челтәрендә җырчы Алия Карачуринаның аккаунтын мошенниклар урлаганнар.
Бу хакта аның ире Ришат Төхвәтуллин хәбәр итте.
«Алиянең аккаунтын «ваттылар». Әлеге вакытта барлык нечкәлекләрне ачыклыйбыз. Яңалыкларны хәбәр итәрбез», — дип сөйләде җырчы.
Исегезгә төшерәбез, 11 апрель көнне Алия Карачурина һәм Ришат Тухватуллинның балалары туды.
Чыганак:ТАТАР ТУДЕЙ | TATAR TODAY | Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев