Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Мин эчтән бик көчле кеше булсам да, сындым, шешәгә ябыштым»

Ришат Фазлыйәхмәтов белән интервьюдан өзек.

– Кайгыны тустаганлап эчкәнсең, Ришат. Сындыңмы?..

– Мин эчтән бик көчле кеше булсам да, сындым. Күрмәгәнем калмады. 2006 елда бертуганым Рифат абый йөрәге тотып үлгәннән соң, кайгы бездән китеп тә тормады бугай. Мин ул гүргә иңдерүләрдән акылдан шаша яздым... Абый китеп барганнан соң, әти бетеренде. Инженер-механик булып эшләүче әтием Нур алты елдан соң – 2012 елда арабыздан китте. Ике елдан соң, бот сөяген сындырып, шуннан төзәлә алмыйча, әни бакыйлыкка күчте. Шул ук елны әнинең әнисе – әби китеп барды. Аннан җизни, аннан – туганыбызның баласы... Ничекләр уздырып җибәрдем – барысы да томанда. Ринат, Рүзәл абыйларым исән-сау булсалар да, мин Казанга чыгып тайдым. Үз-үземә һәм яшәгән җиремә бикләнеп, шешәгә ябыштым... Үземнең беркемгә кирәксезлегем мине бары тик бер нәрсәгә этәрә иде.

– Яныңда кул сузар якыннарың-дусларың булмадымыни?

– Мин бөтен кешене кудым. Кеше күрәсем, аралашасым килми иде. Аннан, чоңгылга тәгәрәвемне аңладым, хастаханәгә эләккәннән соң, ниһаять, үз-үземне кулга алдым. Мәчетләргә йөри башладым, кеше арасына чыктым. Аннан авылга кайттым.

Чыганак: Татар Эстрада

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев