Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ринат Рәхмәтуллин колониядә ярты ел утыру турында: «Мин анда булуыма бер дә үкенмим»

«Мин анда булуыма бер дә үкенмим.

Бу минем өчен зур дәрес иде. Бу алты ай тормышымны бик нык үзгәртте. Үз гамәлләремне анализладым. Эчәсәң икән, руль артына утырма. Алкоголь батырлык өсти, бер-ике стаканнан соң без герой булабыз, үзебезне күрсәтергә телибез. Бу юлларны укыган һәркемгә мөрәҗәгать итеп әйтәсем килә, беркайчан да исерек килеш руль артына утырмагыз…

Аллаһка шөкер, корбаннар булмады. Әгәр дә кеше бәрдергән булсам? Мин үземне кичермәс һәм гомер буе үземне күрә алмас идем. Ярый алты ай гына утырып чыктым. Анда биш, сигез елга хөкем ителгәннәр бар. Кемдер бер, кемдер өч кешене бәрдереп үтергән. Берәү ике баланың гомерен өзгән. Язмыш, күрәсең, аннан берничек тә котылып булмый. Ә үзең инвалид булып калсаң? Гомер буе түшәмгә карап ятаргамы? Шуңа күрә сак кына йөрергә һәм «Аллаһ сакласын» дип әйтергә кирәк.

Колония территориясендә мәчет бар иде, мин анда йөрдем. Һәр атна ял көннәрендә безгә Мамадыштан хәзрәт килә, вәгаз укый, дингә чакыра иде. Ничек намаз, догалар укырга, тәһарәт алырга – барысын да сөйләде. Мин бик игътибар белән тыңлап, дин белән җитди кызыксындым.

Буадан дустым, утырып чыккач, дини булып китте, соңыннан ул хәтта үз акчасына мәчет төзеде. Ул мине күрергә килгән иде, үз язмышын сөйләде, иманлы булырга чакырды.”

Җырчы Ринат Рәхмәтуллин, исерек килеш машина йөрткән һәм авария ситуациясе тудырган өчен алты айга колония-поселениегә хөкем ителгән иде, хәзер иреккә чыкты. Азат ителгәннән соң беренче интервьюсында ул үзе өчен булган хәлләрдән нинди нәтиҗәләр ясаганын, төрмәдә нәрсә белән шөгыльләнгәнен һәм алга таба ничек яшәргә планлаштырганын сөйләгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев