Рифат Зарипов сөйләшүләре, мәзәкчән булулары белән коеп куйган әнисе икән
Рифат Зарипов Оренбург өлкәсе Северный районының Бакай авылыннан. Җырчының әти-әнисе Рәмзия апа белән Рифкать абый гомер буе туган авылларына тугры булып яшәгәннәр. Зариповлар гаиләсе өч егет тәрбияләп үстергән.
Рәмзия апа да җөмлә саен бер кызык сүз әйтеп куя, бик ачык күңелле, мөлаем ханым.
- Илдус, Илгиз, Рифат — бер-бер артлы өч малай алып кайттым. Ничек тәрбияләдегез дигәндә, без көне-төне эштә булдык. Вакытларын күбрәк әбиләре белән үткәрделәр алар. Минем әни безнең белән яши иде. Әби тәрбиясе алып үскән малайлар. Безнең тәрбия дә кергәндер инде шунда арага.
Өч малаем да бик йомшак фигыльле, ярдәмчел. Безгә карата бик мәрхәмәтле инде алар. Башкаларга карата да шундый дип уйлыйм.
Аерым Рифатка килгәндә, укыганда гел «бишле»гә генә өлгерде дип әйтә алмыйм. Бик бирелеп китмичә генә, уртача укыды. Алай шукланып, үземне директорларга чакыртып йөргәннәрен хәтерләмим. Кечкенәдән шук иде, бер дә сүзгә кесәгә кереп тормады. Мәктәпкә беренче сыйныфка кергәч, бер кызык хәлгә тарыган иде. Укытучылары боларга математика өйрәтә икән. Берничә көн дәвамында биш эчендә кушу-алуны өйрәнгәннәр. «Сез мине укырга дигән булып җибәрдегез, ә безнең апа бергә икене кушкач ничә икәнен дә белми. Инде ничә көн буе бездән шуны сорый», — дип, аптырап кайткан берсендә Рифат. Әй, рәхәтләнеп көлгән идек.
Музыкаль сәләте әтисе ягыннан бирелгәндер аңа. Әтисе баянда уйный, яшь вакытында бик матур итеп җырлый да иде. Рифат та кечкенәдән сәхнәдән төшмәде. 1 сыйныфта укыган вакытта тотынган иде ул чыгышлар ясарга, шуннан соң гел кайтып кермәде. Бөтен авыл, район чараларында җырлап йөри иде.
Кечкенәдән үк «Мунча ташы»ндагы кызыкларны отып алып, шуларны кабатлап куялар иде. Илгиз абыйсы авыл яшьләре белән бер төркем оештырып җибәрде. Авыл халкын клубка җыеп, тамашалар күрсәтәләр иде.
Рифат Салават абыйсында белем алырга, Казанга китәргә хыялланып үсте. Бик хөрмәт итеп, аның бөтен кассеталарын җыеп, тыңлап, шуларны ятлап җырлап йөрде. Әнә шул балачак хыялы тормышка ашты инде аның хәзер.
Улларымның бердәм булганлыгына сөенеп яшим. Казанга киткәч, алар өч гаилә бөтенесе бер фатирда торып яттылар. Рифат өйләнде, олыларының балалары да бар иде. Шул вакытта киленнәрем дә бик зирәк, сабыр булган инде. Ничек итеп түзеп, аңлашып яши алганнар икән дип уйлыйм. Малайларым хәзер дә бик татулар, Аллаһка шөкер. Бүгенге көндә ике абыйсы да Рифатның үзе белән аның төркемендә эшләп йөриләр.
- Киленнәр белән мөнәсәбәтләрегез ничек, Рәмзия апа?
- Киленнәр белән мөнәсәбәтләрем бик яхшы. Кызларым булмагач, өчесе дә кызларым кебек миңа. Малайларга әйтми торган серләремне дә алар белән сөйләшеп торам. Аеруча Диләрә белән икебез генә белгән терминнарыбыз да бар. Без аралашканда Рифат күп нәрсәләрне аңламыйча да кала (көлә).
- Бәйрәмнәрдә Рифатның нинди истәлекле бүләкләр биргәне бар үзегезгә?
- Рифат узган ел залга бик матур шәмаил алып кайтып куйды. Кыйбатлы булгандыр инде, бик матур. Әй, яраттым шуны. Аннан Рифат ул гел акча белән ярдәм итә инде безгә. Кулыбызга бирми, кулга бирсә, без аны алмыйбыз. Кайткан саен шкатулкагамы, чынаяк астынамы яшереп, гел акча калдырып китә. Вакытлар узгач табып алабыз да: «Син, партизан, тагын акча калдыргансың», — дип шалтыратам инде мин аңа. Барысы да ярдәм итеп тора, Аллаһның рәхмәте яусын инде аларга безне зурлаганнары өчен.
- Рифатны шундый популяр җырчы дәрәҗәсенә ирешер дип уйлый идегезме?
- Мин аның уңышларга ирешәсенә ышана идем. Чөнки омтылышы, үҗәтлеге бар. Аннан Рифатның тормышта бөтен нәрсәсе дә яхшы булырга тиеш. Ул шундый кагыйдә буенча яши. Концертында да музыка, җырларыннан башлап, киемнәренә кадәр энәдән-җептән булырга тиеш. Мәктәптә укыганда да носкиеның сызыгына хәтле дөресләп, туп-туры итеп киеп китәр иде. Төгәллек яратуы кечкенәдән килә.
Җырчы булу теләге дә көчле иде. Безнең якта аның ише сәхнәләргә чыгып йөргән кеше юк бит. Авыл халкы: «Рифат булдыра бит. Бөтен авыл белән җыелышып булса да Казанга җибәрик инде без моны», — дип көләләр иде үзеннән.
Рифатның Филармониядә беренче концертын биргәнен бүгенгедәй хәтерлим. Аннан да болайрак кайгырып тордым ул вакытта. Тавышы бетмәсен, аппаратурасы ватыла күрмәсен дип калтырап утырдым. Әле хәзерге концертларында да тамашачыга ошаса ярар иде, акчамны юкка әрәм иттем дип кайтып китә күрмәсеннәр иде дип борчылып утырам.
Әмма барысына да үз тырышлыгы белән генә иреште дип әйтү дә дөрес булмас. Аллаһы Тәгалә ярдәм итмәгән булса, андый дәрәҗәләргә менеп җитә алмас иде. Сәнгать юлындагы урыны Аллаһы Тәгалә тарафыннан алдан язылып куелгандыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев