Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Риелторга ышанып бетәргә ярыймы?

– Узган елның сентябрь аенда җитди риелтор конторасы белән минем фатирымны сату буенча килешү төзедем. Бәясен алдан ук сөйләштек һәм алар миңа, бик тиз сатылачак, диделәр. Тик ул әле дә сатылмаган һәм мин инде сатып алучыны үзем эзли башладым. Риелтор белән килешүне өзеп, түләп куйган комиссия акчасын кире кайтара аламмы?

– Сезгә беренче эш итеп, әлеге моментның килешүдә ничек күрсәтелгәнен карарга кирәк. Тулаем алганда, заказ бирүче закон нигезендә алар хезмәтеннән баш тарта ала, бигрәк тә сезнең кебек башкарган эшләре өчен инде түләп куючылар. (РФ Гражданнар кодексының 782нче маддәсе).
Чыгымнары расланган булырга тиеш. Торакны сату турында рек­ламаны урнаштыру өчен күп акча китте, дип телдән сөйләп бирүләре генә берни дә тормый. Әгәр дә инде килешүне өзәргә теләвегезнең сәбәбе агентларның начар эшләве булса, сез сумманы тулаем кайтаруларын таләп итә аласыз.
Агентство күрсәтәчәк хезмәт өчен алдан түләп куйган очракта, фирма җитәкчесе исеменә язылган гаризагызда аларны кире кайтаруларын сорагыз, каршы килсә судка мөрәҗәгать итәчәгегез турында да әйтергә онытмагыз (гаризаның кабул ителүе турындагы тамгалы нөсхәсен үзегездә саклагыз).
Һәм киләчәктә мондый мәсьәләләрдә, алдан эшләп (фатирыгызны саткач), күрсәтелгән хезмәтләре өчен соңыннан гына түләү таләп иткән белгечләрне сайларга тырышыгыз. Агентлар хәзер бик күп, инде күчемсез милекләрен саткан танышларыгызның тәкдимнәреннән файдаланыгыз. Әгәр дә инде үзегез сату белән шөгыльләнергә булгансыз икән, әлеге җитди эшнең хокук юнәлешләрен өйрәнегез яки белгеч юрист ярдәме алыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Риелтор