Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

РФдә сыекландырылган табигый газда эшләүче беренче пассажир судносын Яшел Үзән верфында суга төшерделәр

Теплоход эчке су юллары буйлап экскурсия рейслары белән йөрер дип планлаштырыла.

А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводында тантаналы рәвештә Россиядәге беренче сыекландырылган табигый газда эшләүче "Чайка-СПГ" пассажир судносын суга төшерделәр. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

"Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне бу истәлекле вакыйга - сыекландырылган табигый газда эшләүче беренче елга пассажир судносы "Чайка"ның суга төшүе белән котлыйм. Республика, "Газпром" АҖ белән берлектә, төрле транспорт төрләрендә мотор ягулыгы сыйфатында табигый газны куллануны киңәйтү буенча зур системалы эш алып барыла торган беренче төбәкләрнең берсенә әверелде", - дип ассызыклады Песошин.

Ул билгеләп үткәнчә, судно пассажирлар ташу куркынычсызлыгының соңгы таләпләренә җавап бирә һәм эчке су юллары буенча йөрү һәм экскурсия рейслары башкарачак.

Песошин ассызыклаганча, сыекландырылган табигый газда теплоход экологик яктан отышлырак. Моннан тыш, бу ягулык традицион ягулыкка караганда арзанрак тора, ә аны кулланучы двигательләр озаграк туза.

"Бүген Горький исемендәге Яшел Үзән заводы уникаль хәрби корабльләр һәм гражданлык суднолары төзеп, мөһим дәүләт бурычларын уңышлы гамәлгә ашыра. Тупланган тәҗрибәне саклап, завод коллективы алдынгы технологияләр кертә, продукциянең яңа төрләрен җитештерүне үзләштерә. Заманча җиһазлар белән тәэмин ителү, персоналның югары квалификациясе, нәтиҗәле идарә итү заводның алга таба үсешенә ярдәм итә һәм аның камил эшлекле абруеның нигезе булып тора. Завод маркасы сыйфат һәм ышанычлылык гарантиясе булды һәм булып кала ", - дип йомгаклады ТР Премьер-министры.

30 августта, Республика көнендә, теплоход тантаналы рәвештә Казансу акваториясе буйлап узачак. Алга таба елга судносын «Казан - Зөя» маршруты буенча экскурсия сәфәрләре өчен файдаланачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев