Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

РФ Омбудсмены пандемия чорында Татарстан хакимияте органнары эшен мактады

Татьяна Москалькова Казанда студентлар белән очрашуда билгеләп үткәнчә, безнең республика тәҗрибәсе башка регионнарда да кулланыла.

Татарстан җитәкчелеге, СОVID-19 таралу куркынычына бәйле рәвештә, пандемия чорында адекват, нигезләнгән чаралар күрде. Бу хакта бүген РФдә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова Казандагы КФУ студентлары алдында лекцияләрдә белдерде.

"Пандемия темасы дәвам итә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кайсы этапта булуын, ниләр эшләнүен, нинди кыенлыклар булуын җентекләп аңлатты. Татарстан тәҗрибәсенең бүген башка төбәкләр тарафыннан файдаланылуы бик мөһим. Пандемия вакытында план билгеләнде, - диде ул.

Омбудсмен билгеләп үткәнчә, кайбер республикаларда кешеләр ризасызлык белдергән, протест митингы белән чыккан, чөнки аларга карата адекват булмаган чикләү чаралары урнаштырылган дип санаганнар. Мөгаен, бу төбәкләрдә хокук пропагандасы кешеләргә эпидемиянең бөтен куркынычын җиткерә алмагандыр.

"Татарстанда бу мизгелләр яхшы дәрәҗәдә сакланган, монда без бу мәсьәләне тулысынча аңлауны күрәбез", - дип ассызыклады Москалькова.

Татьяна Москалькова "РФдә хокук яклау системасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтының роле һәм урыны " дип исемләнгән лекциясен укыды. Бүген ул Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтының 20 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл эшендә катнашачак.

8 сентябрьдә кунаклар “Адымнар - белем һәм татулыкка юл” полилингваль гомуми белем бирү комплексына һәм Казанда “Мәскәү” мәдәни-ял итү үзәге бинасында сайлау участогына барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев