Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

РФ Конституциясе буенча тавыш бирү участоклары көн саен дезинфекцияләнәчәк

Татарстанда илнең Төп законына үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр барачак.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен барлык участоклар көн саен тулы санитар эшкәртү узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Һәр көн азагында Татарстан ветеринария хезмәте белгечләре биналарны тулысынча санитар эшкәртәчәкләр. Белгечләр тавыш бирү өчен кабинкалар, мебель, җиһазлар, барлык ишекләрне һәм диварларны — сайлау участогы урнашкан бинаның болдырына кадәр эшкәртәчәк", - диде Кондратьев.

Участок эшкәртелгәннән соң, аны "консервациялиләр", ягъни киләсе тавыш бирү көненә кадәр бинага керү мөмкинлеген ябалар. Моннан тыш, участокларда көн дәвамында дезинфекцияләүче эремәләр белән даими рәвештә дымлы җыештыру планлаштырылган. Бу тавыш бирүдә катнашучыларның куркынычсызлыгын тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип аңлатты ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.

Татарстан территориясендә РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирү барышында 65 территориаль һәм 2809 участок сайлау комиссиясе җәлеп ителде. Кичә алар Роспотребнадзор таләпләре нигезендә участоклар әзерләүне төгәлләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев