Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

РФ Гаилә кодексында дүрт үзгәреш

Илебезнең гаилә законнары өчен бу ел үзгәреш ләргә бай булды.

РФ Федерациясе Советы керткән яңа төзәтмәләр, барыннан да элек, балаларны тәрбияләү, шулай ук ата-аналар һәм хакимият органнарының үзара хезмәттәшлегенә кагыла. Алар турында, Һичшиксез, белергә кирәк.

Никах төшенчәсе
РФ Гаилә кодексында никах дигән төшенчә пәйда булыр дип планлаштырыла. РФ Тикшерү комитетында никахка түбәндәге билгеләмә биреләчәк: «Ирекле башлангычларда гаилә төзү өчен ир белән хатын-кыз арасындагы союз».
Күргәнебезчә, мондый терминология кодекска кертелсә, җенесне алыштырган затлар арасында бер җенесле никахлар төзү мөмкин булмаячак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, җенесне алмаштыру Дәүләт Думасында әлегә фикер алышу стадиясендә кала.
Шулай ук, балаларның әти-әнисе генә ата-аналар дип, ә якын туганнары гаилә булып саналачак.

Балалар өчен өстәмә чыгымнар
РФ Гаилә кодексында иң мөһим һәм тикшерелә торган үзгәрешләрнең берсе – баладан аерым яшәүче ата-ананың баланы яраклы торак белән тәэмин итүгә киткән чыгымнарын каплавы. Кодексның алдагы редакциясендә дәвалануга һәм карауга гына өстәмә чыгымнар каралган иде.
Торак белән тәэмин итү бары тик балигъ булмаган баланың торак урынына мохтаҗ булуы ачыкланса гына кирәк булачак.
Әйтик, әгәр гаилә иренең торак урынында яшәсә, аерылышканнан соң, бала үз торагы булмаган ана белән калса, ә аңа түләүгә чыгымнар күп булса, бу очракта суд баланың әтисеннән өстәмә чыгымнарны каплатуны таләп итә ала.
Бер яктан, моны үзгәртү файдалы, чөнки өстәмә рәвештә бала хокуклары якланачак. Әмма медальнең кире ягы да бар, мондый җаваплылык кайбер ата-аналарны никахны рәсмиләштерүдән һәм балалар табудан читләштерергә мөмкин. Әлеге төзәтмәләр 2020 елның февралендә үз көченә керде инде.

Тәрбия
РФ Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турындагы яңа закон проекты, ир һәм хатын балаларны ничек тәрбияләүне үзләре хәл итәргә тиеш, дип билгели. Шул ук вакытта, мәдәни, дини һәм милли гореф-гадәтләргә йөз тотарга рөхсәт ителә. Ә менә тәрбияләгәндә яки тәрбия дә намуссызлыкны хәзер суд кына билгели ала.
Әгәр суд карары булса, ата-аналарның гамәлләре хокуклы санала. Опека органнары балаларны гаиләдән алу хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин, моны бары тик суд кына эшли алачак. Әмма бу очракта зур кимчелек бар. Кайчагында балалар бик куркыныч хәлдә кала һәм аларны гаиләдән алу кирәк була. Бәлки, законның бу өлеше яңадан каралыр, баланың гаиләдән кичекмәстән алырга кирәк булуы күрсәтелер.

Ата-аналарга яңа хокуклар
Шулай ук, ата-аналарга үз балалары өчен опекун сайлау хокукы биреләчәк. Мәсәлән, моны авырган очракта яки вакытлыча тәрбияләү белән шөгыльләнү мөмкинлеге булмаганда эшләргә була. Вакытлы опека чорында ата-ана хокуклары тулысынча сакланачак, ә баланы тәрбияләү белән вакытлыча опекун шөгыльләнәчәк.
Балаларны туганнарына вакытлыча тапшыру тәртибе гадиләштереләчәк, опека һәм попечительлек органнарында бик күп документлар рәсмиләштерү белән шөгыльләнергә кирәк булмаячак.

Төзәтмәләрнең нинди тәртиптә кабул ителәчәге турында РФ Дәүләт Думасы депутатларының көзге сессиясендә билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев