Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

РФ Дәүләт хезмәтләрендә исәпкә алуны банкларның мобиль кушымтасы аша өйдән чыкмыйча расларга мөмкин

11 октябрьдән Татарстанда начар эпидемиологик вәзгыять уңаеннан QR-кодлар кертелде. Әгәр дә сез прививка ясаткан яки соңгы 6 айда чирләгән булсагыз, QR-кодны РФ дәүләт хезмәтләре порталында алырга мөмкин.

Моның өчен расланган хисап язмасы булырга тиеш.

Әгәр дә сезнең хисап язмагыз расланмаган икән, моның өчен МФЦга барырга кирәкми - аны өйдән чыкмыйча гына банкның мобиль кушымтасы аша расларга мөмкин.

Мондый мөмкинлек бүген Сбербанк һәм Ак Барс Банкның мобиль кушымтасында бар.

"Сбербанк Онлайн" кушымтасы өчен Дәүләт хезмәтләрендә исәпкә алу язмасын раслау алгоритмы түбәндәгечә:

1 АДЫМ: "Сбербанк Онлайн" мобиль кушымтасына керегез
2 АДЫМ: "Дәүләт хезмәтләрендә теркәлү"не табыгыз
3 АДЫМ: Шәхси мәгълүматларыгызны - телефон номерын, паспорт, СНИЛС, электрон почтаны тикшерегез
4 АДЫМ: Түләүсез СМС ярдәмендә теркәлүне раслагыз. 0919 номерыннан сезгә Дәүләт хезмәтләреннән раслау коды белән СМС киләчәк. Әлеге кодны җавап СМСларына җибәрегез. Бу бушлай.
5 АДЫМ: 30 минуттан операцияләр тарихында теркәлү статусын тикшерегез.

"Ак Барс Онлайн" кушымтасы өчен инструкция түбәндәгечә:
1АДЫМ: Мобиль кушымтага керегез
2 АДЫМ: Экранның аскы өлешендә Профиль тамгасына басыгыз һәм аннары "Өйдән чыкмыйча гына дәүләт хезмәтләрендә теркәлү"не сайлагыз
3 АДЫМ: Сезнең мәгълүматлар ачылачак. e-mail, СНИЛС тикшерегез һәм башка буш юлларны тутырыгыз. "Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирәм" дигән пунктта галочка куегыз һәм "Расларга" дигән кнопкага басыгыз.

Сезнең хисап язмагыз уңышлы расланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев