Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

РФ Дәүләт Думасы депутаты: Казан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеменә лаек

Татарстан башкаласы мактаулы исемгә дәгъва кылучыларның берсе.

Казанның «Хезмәттәге батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем алу өчен бөтен мөмкинлекләре бар, бу аның өчен лаеклы бүләк булачак. Бу хакта Россия Дәүләт Думасы депутаты Гаджимурад Омаров белдерде.

"Минем уйлавымча, Казанның (исем) алу өчен бөтен шанслары да бар, чөнки шәһәр үзен батырларча сугышта күрсәтте, Советлар Союзын, илебезне яклады", - дип депутатны өземтәли "Дума ТВ".

Парламентарий искәрткәнчә, Бөек Ватан сугышы вакытында республикага күп санда предприятиеләр һәм заводлар эвакуацияләнгән, Казаннан фронтка азык-төлек озатылган.
Омаров фикеренчә, болар барысы да ил гражданнары өчен үрнәк булачак. Россиядә "Хезмәт батырлыгы шәһәре" мактаулы исемен кертү турындагы закон проектын депутатлар быелның февралендә хуплады. Март башында канунны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Казан өчен za.kzn.ru сайтында тавыш бирергә мөмкин. Исемлектә барлыгы 20 шәһәр, аларда яшәүчеләр Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев