Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Режим сакламау кыйммәткә төшә

Яшел Үзән полицейскийлары көн саен кибетләрдә һәм җәмәгать урыннарында битлек-перчатка режимы буенча рейдлар үткәрә.

Сәүдә нокталары хез мәткәрләре 12 майдан 31 майга кадәр эш урыннарында битлек һәм перчаткадан булырга тиеш.

Административ йо гын ты чаралары, хез мәткәрләренә санитар режим тәэмин итмәгән, вазифаи затларга карата кулланыла. Шул ук вакытта, эш бирүчеләрне генә түгел, хезмәткәрләрне дә штрафка тарталар. Эш урыннарында санитар нормаларны үтәмәгән өчен юридик зат, пандемия белән бәйле чик ләүләр режимында 100 меңнән 300 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәр 30дан алып 50 мең сумга кадәр штрафка тартыла ала. Юридик затка кабат хокук бозу 1 млн. сумга төшәчәк яисә аңа эшчәнлеген 90 тәүлеккә ка дәр административ тук татып тору яный.

Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан кагыйдә бозган өчен, 23 шәхси эшмәкәргә һәм 20 вазифаи затка карата, административ материал төзелгән.

Мәсәлән, Осиновода урнашкан сәүдә объектларының берсендә шәхси эшмәкәр бер сатып алучының саклану чараларыннан башка кибеткә керүенә юл куйган һәм шуның белән ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Рес публикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында»2020 елның 19 мартындагы 208нче карары белән билгеләнгән тәртип кагый дәләрен бозган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев