Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Республиканың гамәлдәге чемпионы «3 нче спорт мәктәбе- Авангард" (Яшел Үзән) футбол буенча Татарстан Чемпионатының башлангыч этабының 2 нче тур матчында ышанычлы җиңү яулады

Түбән Кама, Ижау, Яр Чаллы һәм Казанда футбол буенча Татарстан Чемпионатының башлангыч этабының 2нче туры матчлары узды.

Казан төркемендә республиканың гамәлдәге чемпионы «3 нче спорт мәктәбе-Авангард” (Яшел Үзән) командасы “Гроза" (Казан) белән очрашты һәм 3:0 исәбе белән ышанычлы җиңү яулады. ТР Кубогы-2020 " иясе “Смена” (Казан) Вахитов районы спорт мәктәбен 4:0 исәбе белән отты. Чемпионатның яңа «Нәфис» командасы Биектауның «Эверест» командасын 3:0 исәбе белән җиңде. 1нче тур матчында хет-трик һәм ике турдан соң кертелгән биш туп белән бомбардирлар ярышын җитәкли торган «Нәфис» һөҗүмчесе Артем Куклев исәбендә ике гол булды.

Исегезгә төшерәбез, беренчел этапта катнашучылар төркемнәрдә һәрберсе 10шар матч уздырачак, аннары, финал этабында, һәр төркемнең иң яхшы өч командасы - 1дән 6га кадәр, ә калганнары 7дән 12гә кадәр урыннар өчен көч сынашачак.
2 турдан соң ТР Чемпионаты 22 майга кадәр пауза ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X