Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Республиканың 11 меңнән артык оешма һәм шәхси эшмәкәр дезинфекция чараларын сатып алу өчен субсидияләр дәгъва итә ала

15 июльдән эшчәнлекләре персоналның һәм килүчеләрнең (клиентларның) тыгыз һәм озак вакытлы элемтәсен күздә тоткан кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен профилактик һәм дезинфекцияле чаралар үткәрүгә ярдәм итүнең яңа чарасы гамәлгә ашырыла башлады.

Субсидияләр эшчәнлекләре персоналның һәм килүчеләрнең (клиентларның) тыгыз һәм озак вакытлы элемтәсен күздә тотканнарга һәм, димәк, профилактик чараларны тәэмин итүгә шактый чыгымнар тотучы оешмаларга биреләчәк.

Чарадан өстәмә белем бирү өлкәсендә, физкультура-сәламәтләндерү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы коммерцияле булмаган оешмалар, шулай ук кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы өлкәсен оештыру, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү (ремонт, кер юу, химчистка, чәчтараш һәм матурлык салоннары хезмәтләре), санатор-курорт оешмалары файдалана ала.

Республикада турыдан-туры түләүсез ярдәм алуга хезмәткәрләрнең гомуми саны 33 меңгә якын булган 11,5 меңгә якын оешма һәм шәхси эшмәкәрләр исәп тота ала. Субсидия 2020 елда яңа коронавирус инфекция таралуны булдырмау өчен санитар-эпидемиологик таләпләрне тәэмин итүгә бәйле профилактикага һәм дезинфекциягә чыгымнар өлешен каплау өчен бер тапкыр түләүсез нигездә бирелә. Субсидия күләме профилактик һәм дезинфекцияле чаралар уздыру максатларында чыгымнар суммасы буларак билгеләнде:

  • башта 15 мең сум күләмендә;
  • һәм 2020 елның маенда хезмәткәрләр санына тапкырланган 6,5 мең сум буларак исәпләнелә торганнары.

Шәхси эшмәкәрләр ялланып эшләүчеләрсез, үз чиратында, 15 мең сум күләмендә субсидия алачак. Субсидия алу өчен гариза салым органына яки салым түләүченең шәхси кабинеты аша электрон формада җибәрергә кирәк, субсидияләргә гариза 2020 елның 15 июленнән 15 августына кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев