Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Республикада тагын ике үлем очрагы расланды

Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлгән.

1948 елгы хатын-кыз инфекция хастаханәсенә китерелгән. Хроник авырулар да була.

1953 елгы ир-ат үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә озатыла. Хәле йөрәк җитешсезлеге фонында начарлана.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.

Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Исегезгә төшерәбез, 2 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, татарстанлыларның COVID-19дан 112 үлем очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев