Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Республикада Covid-19 дан 2 үлем очрагы расланды

1936 елгы Яр Чаллыда яшәүче хатын-кызны 14 июльдә үпкә ялкынсынуының уртача авыр формасы белән йогышлы авырулар хастаханәсенә озаталар.

Тикшерү барышында яңа коронавирус инфекциясе табылган. Пациентның хәле хроник йөрәк-кан тамырлары авыруларының кискенләшүе аркасында авыр булып калган. Кызганыч, пациент 20 июльдә үлә.

23 июльдә Казанның 18нче номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсенә 1957 елгы, ике яклы үпкә ялкынсынуы һәм яңа коронавирус инфекциясе булган ир-ат хастаханәгә озатыла. 25 июльдә үпкә һәм баш мие шешүе нәтиҗәсендә гомере өзелә.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.

Шулай итеп, Татарстанда коронавирстан үлүчеләрнең гомуми саны 45 кешегә җитте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев