Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Республика шәһәрләренең эшлекле активлыгы рейтингында Яшел Үзән беренче урынны алды

Казанда Татарстан Республикасы Президенты каршында эшләүче эшкуарлык буенча Советның XIII киңәйтелгән утырышы узды.

Республикада эшлекле активлык рейтингын Сарман районы җитәкләде. 
Зур шәһәрләр һәм муниципалитетлар арасындагы рейтингта - Яшел Үзән районы алдынгы. 
Бездән Әлмәт һәм Алабуга районнары чак кына калыша. Республика башкаласы 6 нчы урында урнашкан. 
Исегезгә төшерәбез, эшкуарлык мохитенең активлыгын тикшерү өченче тапкыр үткәрелә, аның төп максаты – 2017 һәм 2018 еллар нәтиҗәләре белән чагыштырганда, үзгәрешләр динамикасын ачыклау һәм бәяләү. 
Белгечләр эш активлыгын, административ киртәләрне һәм җирле хакимиятләрнең эшкуарлар белән хезмәттәшлеген 2019 елның июненнән сентябренә кадәр бәяләде. Шулай ук, 16 меңнән артык эшмәкәр телефон һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасы аша сораштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев