Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Республика халкы Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен алу өчен тавыш бирә

Казан шәһәре башкарма комитеты татарстанлыларны Татарстан башкаласына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен алу өчен тавыш бирергә чакыра.

«Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исеме Россия шәһәрләренә биреләчәк, аларда яшәүчеләр 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керткән. Казан - мактаулы исем алуга 20 дәгъвачының берсе.

Казан өчен za.kzn.ru сайтында тавыш бирергә мөмкин. Элегрәк "Татар-информ" хәбәр иткәнчә, "Хезмәт батырлыгы шәһәре" исеме өчен тавыш бирүне Россиядә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү белән бер үк вакытта уздырырга планлаштыралар. Казанга мактаулы исем бирү турындагы тәкъдимне Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хуплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев